«Бердәм Россия» Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим итте

Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясенә VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның республика исемлеген тәкъдим итте.
«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, партия исемлегенә 2019 елның 26 маенда партиянең алдан тавыш бирү вакытында татарстанлылар үзләре сайлаган 56 фамилия кергән. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар өчен республикада яшәүче 400 меңгә якын кеше тавыш бирде.
«Без Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар бирдек, өч көн эчендә алар каралачак дип ышандырдылар. Җомга көнне республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булыр дип өметләнәбез. Без моңа бик өметләнәбез, чөнки документларны бик җентекләп әзерләдек», – диде Юрий Камалтынов.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Алимова исемлекне теркәү турындагы карар 24 июльгә кадәр кабул ителәчәк дип аңлатты. Исемлекне раслаганнан һәм «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең махсус сайлау счеты ачылганнан соң теркәү процедурасы узачак. Әмма бүгенге көннән үк бердәмроссиялеләр агитация эше алып бара алалар.
Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе 20 июньдә партия конференциясендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслады. Исемлектә беренче урынны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ-Мастер» автоузыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм «Бала-сити» балалар үзәкләре челтәре директоры Альбина Насыйрова алды.
Хакимият партиясеннән кандидатлар арасында шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар бар иде.
Фото: Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188795/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.46401
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.11200
-
18 гыйнвар 2021 - 08:04«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты «Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.9000
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО) Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.8200
-
18 гыйнвар 2021 - 06:00Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде.11600
-
17 гыйнвар 2021 - 13:33“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.25601
-
17 гыйнвар 2021 - 13:20Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.12700
-
17 гыйнвар 2021 - 13:172021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.12100
-
17 гыйнвар 2021 - 06:00Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.14701
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә16800
-
16 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (16-22 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!18400
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.13800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.19900
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.14600
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.41400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика