2018 елда Иннополис университетын 149 студент тәмамлаган

Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды.
Быел Иннополис университеты бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 149 студентны укытып чыгарган. Бу уңайдан Россиянең беренче IТ-уку йортында Matriculation Ceremony & Graduation Party 2018 бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Югары уку йорты 49 бакалавр һәм 100 магистр чыгарган. Яшь белгечләр «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм Иннополис университеты компанияләре-партнерларыннан чакырулар алды. Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды. Уку йорты студентларга һәр уңышлы тапшырылган сессия өчен 100 әр мең сум акча бирде.
Рөстәм Миңнеханов уку йортын тәмамлаучыларны котлады, Иннополисны һәм илнең бөтен IТ системасын үстерүдә уңышлар теләде. Моннан тыш, Татарстан Президенты шәһәр үсәчәк, биредә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәк, диде.
«Иннополис — зур булмаган, әмма күп күрсәткечләр буенча лидер булган үзенчәлекле шәһәр. Мисал өчен, быел яшь IТ- уку йорты Иннополис университетына укырга керергә карар иткән абитуриентлар арасында БДИ баллары буенча лидерларның берсе булган», - дип сөйләде уку йортының күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров.
Уку йортында бәйрәм чарасы кысаларында яңа студентларны багышлау узды. Грант сынаулары нәтиҗәләре буенча уку йортына 254 кеше алынды. Алар традиция буенча Иннополис университеты студенты антын бирделәр.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.6500
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.000
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!4001
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.8200
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.10601
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.10500
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.15600
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.22901
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.16600
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.15402
-
18 май 2022 - 13:00Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак Бу газүткәргечтә эшләр башкару белән бәйле.19700
-
18 май 2022 - 12:00Татарстанда информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны артты Дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 чыгарылыш укучысы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы узачак.18300
-
18 май 2022 - 11:00Иртәгә Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены ачыла 2022 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уза.18300
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.16800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика