Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Үзбәкстанның Харәзм өлкәсендә татар активистларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Харәзм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Дамирә Латыйпова һәм Харәзм өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе майоры, эксперт-криминалист Лилия Җәлилова күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

3 августта Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә Харәзм өлкәсе активистларын бүләкләгәннәр. Күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында Харәзм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Дамирә Латыйпова һәм Харәзм өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе майоры, эксперт-криминалист Лилия Җәлилова бар.

Быел, 30 июльдә, Үзбәкстан Республикасында беренче тапкыр Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Үзбәкстан Республикасы орденнары һәм медальләре, шулай ук «Халыклар дуслыгы» билгесе тапшырдылар, дип хәбәр итте Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге.

Бүләкләнүчеләр арасында милли мәдәни үзәк җитәкчеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук саклау органнары һәм гражданлык үзидарә системасында эшләүче төрле милләт вәкилләре бар.

Аларга бүләкләрне Харәзм өлкәсе хакиме Фарход Эрманов һәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Азамат Тошев тапшырды, диелә хәбәрдә. 

 

 

 «Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев