Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы белән очрашу булды

Даими вәкил Ренат Вәлиуллин татар морзалары һәм аларның эшчәнлеге белән таныштырды.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы активы белән очрашу оештырылды. Очрашуда Татарстаннан килгән бер төркем татар журналисты катнашты, чараны даими вәкил Ренат Вәлиуллин алып барды.

«Сәлим Хәсәнов – Петербургтагы милли хәрәкәтнең башында торган кешеләрнең берсе. Ул татар милли-мәдәни автономиянең рәисе дә булган иде. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Татар морзалары оешмасын җитәкли. Оешманың филиаллары Казанда, Уфада, Мәскәүдә бар. Әмма иң актив эш Санкт-Петербургта алып барыла, чөнки Романовлар йорты белән элемтәне Сәлим Хәсәнов алып бара», - дип таныштырды ул.

Ренат Вәлиуллин эшмәкәр, иң актив татар оешмаларының җитәкчесе Рәшит Мәһдиев турында да сөйләде. «Дини бәйрәмнәр вакытында ул хәтта унар сыер суйдыра һәм монда яшәгән татарларга - ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга тарата. Елына ике-өч тапкыр шундый эш башкаралар», - диде ул.

 

 

«Без мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнәбез. Безнең төп бурыч – татарларның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләрен саклау. Әйтик, Санкт-Петербургта борынгы мөселман зираты бар, ул әсир кешеләр өчен 1842 елда төзелгән булган. Ел саен без анда өмәләр уздырабыз. Зират борынгы булганга күрә, анда кайбер каберләр каралмаган, ташландык хәлдә. Тәртипкә китердек. Иң элек, зиратны картайган, иске агачлардан арындырдык, зиратта кирәк-ярак әйберләрен кую өчен мәйданчык төзеп куйдык», - диде Рәшит Мәһдиев.

Ул Татар морзалары оешмасы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән уртак чаралар оештыруларын искәртте. «Мария театрында озак еллар җырлаган опера җырчысы София Ялышеваның юбилей концертын үткәргән идек. Шулай ук, Сабантуйларны да оештырырга ярдәм итәбез», - ди ул.

«Үз нәселеңне саклап калу бик кирәкле эш. Мәсәлән, минем нәселем 300 ел Санкт-Петербургта яши. Әби-бабаларым Петр I белән Санкт-Петербургка килгән. Безгә үзебезнең гореф-гадәтләрне сакларга ирек биргәннәр. Хатыным – татар, улым да татар кызына өйләнде. Татар гаиләләре кордык. Дөрес, тел мәсьәләсе бар. Татар телен мәктәпкә кертеп булмады әле. Курслар үткәрелеп тора», - диде эшмәкәр.

Татар морзалары аларга мөрәҗәгать иткән барлык кешегә дә мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышуларын әйтте. «Безнең төп бурычыбыз – кешеләрне берләштерү. Татарстан – Россия төбәкләрендә яшәүче халыкларны берләштерә торган республика. Татарстан барлык төбәкләргә үрнәк булып тора», - диде морзалар исеменнән Сәлим Хәсәнов.

Чара барышында Ренат Вәлиуллин вәкиллек тарихына да тукталды. «1996 елның 25 маенда Санкт-Петербургта даими вәкиллекне оештыру турында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның указы булды. Безгә инде 27 ел. Мин биредә сигез ел эшлим. Бу - Мәскәүдән соң ачылган икенче вәкиллек. Без әле Төньяк-көнбатыш федераль округына кергән барлык өлкәләр белән дә хезмәттәшлек итәбез», - диде ул.

 

 

«Даими вәкиллек дигән институт – ул әле икътисади, мәдәни, туристик мөнәсәбәтләр генә түгел, татар тормышы белән дә тыгыз бәйле», - диде Ренат Вәлиуллин.

Чара ахырында Сәлим Хәсәнов Татар морзалары оешмасы әгъзаларына Изге Станислав Император һәм Патша орденын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев