Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Теле барның иле бар

Сидней татар мирасы ассоциациясе биш еллыгын билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе оешуга 5 ел тулды. Оешманың беренче юбилей датасын Сидней татарлары ачык һавада бәйрәм итте.

Иң элек истәлекле чарага җыелган милләттәшләребезне Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе җитәкчесе Лилия Сәмигуллина сәламләп, оешманың актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары Россия Федерациясенең Австралиядәге Илчесе Алексей Павловский, Россия Федерациясенең Сиднейдагы Генераль консулы Игорь Аржаев һәм Сиднейдагы “Үлемсез полк” хәрәкәте координаторы Ксения Трифонова Сидней татар мирасы ассоциациясен һәм милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады.

Соңыннан яңгырлы һава торышы булуга карамастан, Сидней татарлары һәм кунаклар татар милли ризыкларыннан авыз итеп, җырлап, биеп, үзара аралашып күңел ачты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев