Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар

«Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда татар теле курслары ачарга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов белән очрашты.

Ренат Вәлиуллин һәм Айрат Маннанов Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее эшчәнлегенә аерым тукталды. Музейда тематик кичәләр, «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен, татар теле курсларын үткәрү күздә тотыла.

Очрашуда Татарстан Республикасы оешуга – 100 һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар, 2021 елда мәдәни-агарту чаралары оештыру һәм үткәрү буенча планнар билгеләделәр.

Соңыннан яклар милли-мәдәни характердагы, шулай ук төбәктә татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыруга бәйле темалар хакында фикер алышты. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев