Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады

Чакырылган кунакларга Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары һәм ТР Диния нәзарәте исеменнән «Каләм Шәриф» басмасы бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Яңа ел алдыннан сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм камалышта яшәгән кешеләр белән очрашты. Кунакларны даими вәкил Ренат Вәлиуллин сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта ул Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итте.
Кунаклар республика Вәкиллегенә рәхмәтләрен җиткерде. Алар Татарстанның үз геройларын, ватандашларын онытмавын һәм республикадан читтә яшәүче ветераннарга һәм блокадникларга даими игътибар бирүен әйттеләр. Шулай ук Санкт-Петербургтагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чараларны уңышлы уздырганы өчен Татарстанның Даими вәкиллегенә рәхмәт әйттеләр.
Чакырылган кунакларга Яңа ел бүләкләре — Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары һәм ТР Диния нәзарәте исеменнән «Каләм Шәриф» басмасын тапшырдылар. Даими вәкиллек ярдәме белән, ветераннарга, фронтовикларның тол хатыннарына һәм концлагерь тоткыннарына барлыгы илледән артык Яңа ел бүләге тапшырыла. Чаралар вакытында санитар-эпидемиологик иминлек таләпләре дә үтәлә.
«Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Яңа алда сезгә һәм якыннарыгызга уңыш һәм яхшы кәеф юлдаш булсын, йортыгызда бәрәкәт, гаиләгездә тынычлык һәм мәхәббәт булсын. Гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек телибез», — диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.43901
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.8500
-
18 гыйнвар 2021 - 08:04«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты «Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.7300
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО) Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.6500
-
18 гыйнвар 2021 - 06:00Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде.10100
-
17 гыйнвар 2021 - 13:33“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.23801
-
17 гыйнвар 2021 - 13:20Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.11700
-
17 гыйнвар 2021 - 13:172021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.10800
-
17 гыйнвар 2021 - 06:00Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.14001
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә16700
-
16 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (16-22 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!16500
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.13800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.19100
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.13900
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.40700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика