Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Самараның «Болгар мирасы» мәчете имамы төбәктә татарлар саны артыр дип фаразлый

«Бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов.

Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов быелгы җанисәптә төбәктәге татарлар саны артыр дип фаразлый.

«Үзебезнең шәхси журналларыбыз бар. Анда бездә күпме өлкән, күпме яшь кеше яшәвен исәптә тотабыз. Күренешләр уңай. Элек 130 меңгә якын татар булса, бу җанисәптә 160 меңгә җитәрбез дип торабыз. Бу безгә зур өметләр бирә», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов «Татар-информ» уздырган онлайн матбугат очрашуында.

Хәзрәт төбәктә татарлар саны артуын фаразлавының сәбәбен дә әйтте. «Әлхәмдүлилләһ, бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бүтән җирдә киресенчә бит ул, бездә менә шулай», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов. 

Шулай ук Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу башлап җибәргән. Активистлар төркемнәргә бүленеп аерым микрорайоннарда яшәүче татарларны саный. 

 

 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев