Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән очрашты

Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши – бу республика халкының бер проценты тирәсе.

Үзбәкстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши — бу республика халкының бер проценты тирәсе. Аларның күбесе — 150 меңе Ташкентта, Ташкент өлкәсендә һәм 7,5 меңе Бохарада һәм Бохара өлкәсендә яши. Бу — чит илләрдә иң зур диаспораларның берсе, дип сөйләде Галимова.

«Республика Президенты Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында ватандашлар белән даими рәвештә очрашулар уздыра. Шулай итеп, татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән 2017, 2018, 2019 елларда очрашулар булды», — дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов республикага кичә килде. Ул «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашты, Премьер-министр Абдулла Арипов һәм Президент Шәүкәт Мирзияев белән очрашты. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев