Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Пермь татарлары лидеры: Татар телен саклау өчен авылдагы икътисадны үстерергә кирәк

Туган телне шәһәрдә түгел, ә авылларда саклап калып була, ди Хәлил Фәрвәзетдинов.

Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, татар телен саклар өчен авыллардагы икътисадны үстерергә, эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк.

«Телне чын мәгънәсендә авылларда гына саклап калып була. Шәһәрдә кыен ул. Ә авыллар бетеп бара. Халык шәһәрләргә күченә. Телне, авылларны саклар өчен анда икътисад, эшмәкәрлек булырга тиеш. Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр күп. Аларга ярдәм кирәк. Шушы эшмәкәрләр авылларда калса, эш урыннары барлыкка килә. Димәк, кешеләр шәһәргә чыгып китми», — диде ул.

Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, авыл икътисады яхшы булса, андагы татар мәктәпләре дә ябылмаячак.

«Авыллардагы балалар саны да кими, мәктәпләр йә ябыла, йә берләшә. Кечкенә татар авылларында мәктәп беткәч, укучылар башка җирдәге рус мәктәпләренә йөреп укый башлый. Анда алар рус тирәлегенә керә. Авылдагы икътисадны үстерсәк, балалар да шәһәрдә түгел, авылларда үсәр иде», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев