Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында рәсми очрашуларны дәвам итә. Бу минутларда Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы Н.П.Котова белән очрашты.

Шәһәр башлыгы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы белән күптәнге дуслыкка ия булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр администрациясе һәм иҗтимагый оешма арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган.

 

 

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова партнерлыкны дәвам итүгә ышанычын белдерде.

  • Бүгенге көндә Чиләбедә 60 меңнән артык милләттәшебез яши. Узган елның октябрь аенда шәһәрдә күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Очрашу ахырында ТР Вице-премьеры Чиләбе шәһәре башлыгына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Илүзә Әбелханова

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев