Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Илсөяр Иксанова “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты

Татар теле белеме кафедрасы каршында эшләп килгән “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышына танылган шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, РТ атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова кунакка килде. Очрашуда институтның полилингваль төркем студентлары да катнашты.

Кичәне алып баручы, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе кураторы Халисә Ширмән әзерләгән сораулар шагыйрә тормышын төрле яклап ачарга ярдәм итте. Илсөяр ханымның җавапларын студентлар кызыксынып тыңладылар, үзләре дә шагыйрәгә сораулар бирделәр. Иң кызыклы сорау – “Шигырь язган кеше үзенең күңелен башкаларга ничек ачарга тиеш соң?!” дигән сорауны Илсөяр Иксанова “Иң кызыклы сорау” дип билгеләде, һәм Әллүки берләшмәсе кураторы тарафыннан әлеге сорауны биргән Алинә Хәбибуллина студент өчен кирәкле җиһаз – флешка белән бүләкләнде. Шулай ук кичәдә әллүкичеләрнең шигырьләре дә яңгырады.

Илсөяр Иксанова студентларга үзенең ихлас теләкләрен юллады һәм яшь талантларны Язучылар берлегендә көтеп калуын әйтте.

 

 

 

Язучылар берлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев