Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Француз теленә тәрҗемә ителгән татар китаплары Франциядә сатыла башлаган

«Хәзерге татар прозасы антологиясе» һәм Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы Парижның L’Harmattan нәшриятында һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан. Алар Мәскәү Тәрҗемә институтының грантына нәшер ителгән.

Парижның L’Harmattan нәшриятында татар язучыларының ике китабы француз теленә тәрҗемәдә дөнья күрде. Хәзер аларны Франциядәге китап кибетләреннән, нәшрият сайтыннан, интернет сайтлардан басма һәм электрон вариантларда сатып алырга мөмкин.

Беренчесе — «Хәзерге татар прозасы антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех), икенчесе — язучы, шагыйрь Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы. Китаплар Мәскәү Тәрҗемә институтының гранты нигезендә тәрҗемә ителгән. Һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан.

«Беренче китапта бүгенге көндә җиң сызганып иҗат итүче алты язучының өчәр хикәясе урын алды. Өлкән буыннан — Галимҗан Гыйльманов, Фирүзә Җамалетдинова, Ркаил Зәйдулла; яшьрәкләрдән — Ленар Шәех, Айсылу Имамиева һәм Рөстәм Галиуллин», — дип сөйләде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ике китапның да тәрҗемәчесе — Кристоф Тронтин. Антологиянең сүз башы авторы — төрек чыгышлы галим Тимур Мөхетдин, Ленар Шәех китабыныкы — шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, «Коръән»не поляк теленә тәрҗемә иткән Польша татары Муса Чахаровский.

«Әлеге китаплар галим, тәрҗемәче, L’Harmattan нәшриятында „Рус горизонтлары“ сериясе директоры Филипп Юркович тырышлыгы белән басылды. Ул хәзерге татар әдәбияты белән кызыксына. Мине исә 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән „One of You“ исемле китабым аша эзләп тапты һәм антология эшләү тәкъдимен әйтте», — диде Ленар Шәех.

 

 

Аның фикеренчә, татар әдәбияты дөньяга чыгарга тиеш. «Нәтиҗәсе хәерле булды, Аллаһка шөкер. Мин Филипп Юрковичка, Тәрҗемә институты директоры Евгений Резниченкога, L’Harmattan нәшриятына рәхмәтле», — диде ул.

Ике китапта да Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык рәссамы Ильяс Айдаровның картиналарыннан репродукцияләр кулланылган. Тышлыкта да аның рәсемнәре файдаланылган. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев