Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Әфганстанда «Мин татар» флешмобы узды

Флешмобны Әфганстандагы татар мәдәни фондының яшь активистлары уздырган.

Әфганстан Ислам республикасында социаль челтәрләрдә «Мин татар» исемле флешмоб узды. 

 

Илдәге барлык татарларны берләштерү максатыннан үткәрелгән акциядә 10 меңләп кеше катнашты, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

 

 

Флешмобны Әфганстандагы татар мәдәни фондының яшь активистлары уздырган. Аларның берсе — Ходжат Надери Бөтендөнья татар конгрессына әфган татарлары өчен татар теле онлайн-курсларын оештыру үтенече белән дә чыккан иде.

 

 

13 марттан, Әфганстан хөкүмәте карары нигезендә, биредә гомер итүче татарлар үз милләтен электрон паспортта да күрсәтә ала. Моңа кадәр мондый хокуклары юк иде. Һәм милләт графасында алар Конституциягә кертелгән теләсә кайсы башка милләтне язалар иде. 

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев