Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Фавия Сафиуллина: «Стратегияне тормышка ашыру өчен, Татарстанда һәм төбәкләрдә яшәүче актив татарларның тәҗрибәсен куллану урынлы булачак»

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина:

Гамәл Стратегиясе бик кирәкле һәм мөһим документ дип саныйм. Тик аны кабул итеп кенә, без җиңдек дип сөенеп утырырга ярамый. Документны тормышка ашыру өчен бик күп көч таләп ителә. Башта анда язылган һәр җөмләне аңлап укып чыгырга, өйрәнергә кирәк дип уйлыйм һәм шунда ук эшли башларга. Стратегияне тормышка ашыру өчен, Татарстанда һәм төбәкләрдә яшәүче актив татарларның тәҗрибәсен куллану урынлы булачак. Җир шарының төрле почмакларында гомер итүче татар яшьләрендә, кызганыч, патриотизм хисе бик аз. Безгә менә шуны да истән чыгармаска кирәк. Милләт картаймасын өчен, яшьләр бүгеннән үк активлык күрсәтеп, аның төп нигезен, асылын аңлап эшләргә тиеш, минемчә.

 

"Татар конгрессы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев