Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Эстониядә яшәүче Фәүзия Яхина “Татар булуым белән горурланам” бәйгесендә җиңү яулады

“Болгар” радиосында бер ай дәвам иткән “Татар булуым белән горурланам” дип аталган шигырь бәйгегә нитиҗә ясалды.

Берничә йөз катнашучы арасыннан җиңүчене Татарстанның Халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев билгеләде. Әлеге мактаулы исемгә Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Фәүзия Яхина лаек булды.
Тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан булган Фәүзия ханым, бүгенге көндә Таллин шһәрендәге бердәнбер татар теле укытучысы һәм җирле радиода “Дуслык” радиотапшыруын алып баручы.

Фәүзия Яхина нечкә күңелле һәм нәфис табигатьле. Туган илен, телен, туганнарын сагынып, Фәүзия ханым хисләрен еш кына ак кәгазьгә сала. “Без татарның газиз балалары кайда яшәсәк тә, үзебезнең туган илебезне сагынып яшибез. Читтә булгач, туган телгә, туган илгә булган мәхәббәт тагын да арта һәм илһам килгән саен, шигырь булып языла”, ди милләттәшебез.

Сезнең игътибарга Фәүзия ханым соңгы иҗат иткән һәм бәйгедә җиңү китергән “Горур татар булып яшик!” шигырен тәкъдим итәбез:

Газиз татарымнын бер кызы мин
Туган туфрагыннан аерылган.
Аерылганны аю ашар, диләр,
Ашатмадык hич тә аюдан.

Сабырлыклар бирдең, эй Ходаем,
Чит илләрдэ бик күп сыналдык.
Мен-мен рәхмәт сиңа, газиз халкым,
Көч биргәнсең безгә чыдарлык.

Туган илем, туган телем диеп,
Яшибез бит әле жан атып.
Чит кавемнэр безгә сокланалар
Татар бит ул, диеп, сокланып.

Каерылган канатлылар диеп
Йорәкләргә утлар салмагыз.
Үз татарым, газиз кардәшем, дип
Авыр чакта безне яклагыз!

Йорәк бит ул чуерташтан түгел,
Бәллүр савыт кебек уала.
Яшик әле бердәм, тату булып,
Татар булып якты дөньяда.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев