Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Дания Заһидуллина якут язучысының «Һун повестьләре» әсәрен татарчага тәрҗемә итү яклы

Галимә әйтүенчә, Николай Луниновның әсәре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын.

Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина якут язучысы, драматург Николай Лугиновның борынгы төркиләрнең күчеп утыруы, аларның күрше халыклар белән мөнәсәбәтен тасвирлаган «Хуннские повести» («Һун повестьләре») әсәрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгарырга тәкъдим итте.

«Бу повесть мәктәп яшендәге балаларга туры килер иде. Әсәрне татар теленә тәрҗемә итәргә һәм авторның иҗатын Татарстанда танытуны кирәк дип саныйм», — диде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендәге чыгышында.

Галимә фикеренчә, Николай Лугиновның тарихи-фәлсәфи повестьләре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын. Әсәр әкият формасында бәян ителә. Аның повестьләрендә борынгы төрки эпос стильләре кулланылган. Автор борынгы төркиләрнең холкын, менталитетын, кытайлардан аермалы якларын тасвирлый. Аның әсәрләрен укып, «төркиләр — кемнәр?» дигән сорауга җавап табып була» — ди ул.

«Һуннар повесте»ндә борынгы Кытайның тарихы, ил төзелгәндә төрки халыкларның — һуннарның роле билгеләнелә, безнең эрага кадәр алтынчы гасыр тасвирлана», — диде Дания Заһидуллина.

Галимә Шаньюй каган Модэ (Мөде хан) идарә иткән вакытта безнең эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы һәм күрше халыклар белән мөнәсәбәтләре турында язган татар классик әдибе Нурихан Фәттахны да искә алды.

«Аның „Сызгыра торган уклар“ әсәре классик тарихи роман принципларында язылган, ә Николай Лугинов бөтенләй башка принциплар куллана», — дип өстәде ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев