Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Васил Шәйхразыев Урмай авылының Үзәк мәчете белән танышты

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасына эшлекле сәфәр белән килде.

Монда аны Чуваш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Хәйбуллов Мансур хәзрәт Максут улы, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Айзатуллов Марат Минсәет улы, Комсомолец муниципаль районы башлыгы-район депутатлары Җыелышы рәисе Рәмис Мансуров, Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәит Зәйнуллин, Чуваш Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Илдус Шайдуллин, Токаево авылы Җәмәгатьчелек йортының Попечительләр советы рәисе Токаев Әгъзәм Шакиров каршы алдылар.

Васил Шәйхразыев Урмай авылының Үзәк мәчете белән танышты. Биредә бинаны реконструкцияләү эшләре бара. Дини учреждениенең иске бинасы яңартылачак һәм киңәйтеләчәк. Яңартылган мәчетне ачу тантанасын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздыру планлаштырыла.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев