Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Төркиядә сәнгать күргәзмәсендә Айгөл Окутан Татарстанны тәкъдим итә

«Евразия төсләре» исемле стендта Татарстан, Удмуртия, Казахстан, Россия рәссамнарының әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Төркиянең Әгәй диңгезе буендагы туристлар каласы – Бодрумда узучы халыкара заманча сәнгать күргәзмәсендә татар рәссамы Айгөл Окутан Татарстанны тәкъдим итә. Бу хакта Бодрум мэриясенең социаль челтәрләрендә язылган.

Милләттәшебезнең рәсемнәре II халыкара заманча сәнгать күргәзмәнең «Евразия төсләре» дигән стендында урын алган. Анда Татарстан, Удмуртия, Казахстан һәм Россия (Мәскәү, Санкт-Петербург) рәссамнарының иҗаты белән танышырга мөмкин.

Айгөл Окутан әлеге «Евразия төсләре» күргәзмәсендә «Тормыш биюе», «Сәлҗүклеләр тарихы», «Борынгы Ани каласы төшләре» исемле алты рәсем белән катнаша. Алар әбру җирлегендә эшләнгән үзенчәлекле сәнгать әсәрләре.

Бодрумда оештырылган II халыкара заманча сәнгать күргәзмәсендә рәсем, һәйкәл, фотосурәт кебек меңнән артык әсәр белән 40 сәнгать галереясы, 600 сәнгать әһеле катанаша. Чара Бодрум мэриясе тарафыннан оештырылган. Ул 23-28 август көннәрендә үтә.

II халыкара заманча сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасына Бодрум мэры Әхмәт Арас, губерния җитәкчеләре, Төркиянең танылган сәнгать әһелләре, төрле илләрнең дипломатик корылыш вәкилләре катнашты.

«Бодрум гомер бакый сәнгать һәм рәссамнар өчен мәртәбәле урын булып торган. Сәнгать белән кызыксынган кешенең күңеле нечкә була, ул дөньяга, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә бөтенләй башкача, мәхәббәт белән карый башлый, һәм без моны сизәбез. Бу күргәзмәдә безгә Төркия һәм дөньяның төрле почмакларыннан зур рәссамнар һәм сәнгать галереяларын кунак итү мөмкинлеге бирелде», – диде Бодрум мунаципалитеты җитәкчесе Әхмәт Арас.

Ул теләкләрен җиткерде һәм сәнгать әһелләренә рәхмәт белдерде. «Моннан соң да тормышыбызда сәнгатькә зур урын бирелсен, сәнгать әһелләребез башыбызның таҗы булсын. Тормышны тагын да ямьләндерү өчен, демократия өчен, тынычлык, дуслык өчен, алгарыш өчен сәнгать һәрвакыт булып торсын», -  диде Әхмәт Арас.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев