Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Татарстан язучылары Уфага Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашуга барды

Рифат Җамал һәм Нәҗибә Сафина әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Уфада татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашу булды.

Әлеге очрашуда катнашу өчен Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм күренекле татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина барды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге. 

Мәҗит Гафурига багышланган чаралар Гафури районында дәвам итте. Ул әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бәйрәм кунаклары бөек әдипкә багышланган чыгышларында аның иҗатын югары бәяләделәр, шигырьләрен укыдылар, диелә бу хәбәрдә. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев