Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Сөйгәнең үзе биргән бүләкләрне кире кайтаруыңны таләп итсә?

“Ир-ат хатын-кызны тәэмин итәргә тиеш”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, очрашып йөргән вакытта сөйгән яры өчен егет кеше түләү гадәти күренеш сыман.

Тик аерылыша калганда кыз өчен тотылган акчаны һәм бүләкләрне ир заты кире сораса нишләргә?!

Хатын-кыз үзе өчен үзе түләү дөресме, әллә инде ир-егет аны тәэмин итәргә тиешме? Социаль сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 58 процент (49 кеше) очрашып йөргән вакытта сөйгән ярын егет кеше тәэмин итү нормаль күренеш дип саный. “Хөрмәт йөзеннән, этикет буенча да шулай”, “Ир-егет кафеда синен шул 300 сумлык заказыңны түли алмый икән, киләчәктә нәрсә булыр?! Алар янында оялып аз ашыйсың да бит әле ул”, – ди җавап бирүчеләр... Калган 42 проценты (36 кеше) исә бүлеп түләүне хуплый һәм бу рәвешле киләчәктә уртак бюджетны булдыру уңайлырак булачак, дип әйтә.

Күргәнебезчә, сораштыруда катнашкан күпчелек кеше ир заты чын «джентльмен» буларак хатын-кызны тәэмин итәргә тиеш дип саный. Тик замана белән бәйле рәвештә гендерлы бүленеш көннән-көн юкка чыга сыман... Аерылышканнан соң егетләрнең сөйгән ярларына биргән бүләкләрен кире кайтарырга таләп итүләрен башкача берничек тә аңлатып булмыйдыр, минемчә...

Кызганыч, әмма әлеге аяныч вакыйгага очраган туташлар хәзер аз түгел. Шунлыктан язма өчен комментарий бирердәй кешеләрне табу да кыен булмады.


Гөлназ Гөмәрова, 20 яшь:

– Бер егет белән ике-өч ай тирәсе очрашып йөргән идек. Карантин булу сәбәпле, кафе-рестораннарга бармадык, ә инде шоколад, конфет, чәчәк бәйләмләре – барысы да үз урынында! Өченче очрашуда (!) хәтта алка белән балдак та бүләк итте. Кыскасы, егет саран түгел, ә киресенчә, юмарт булып чыкты. Аралар өзелгәч исә СМС аша бөтен бүләкләрне дә кайтаруымны таләп итте, әлбәттә, чәчкә ише нәрсәләрне киредән сорамады... Белмим, бәлки матди яктан кыенлыклар килеп чыккандыр: аның кальян тарту ноктасы бар, ә моның өстенә пандемия һәм яңа чикләүләр барлыкка килде. Тик кире сорап алырдай булгач, ул бүләкләрне биреп торудан ни мәгънә соң? Әгәр парыңа яки мөнәсәбәтләрегезнең киләчәгенә ышанып бетмисең икән, зур бүләкләрне биреп торуның кирәге юктыр дип саныйм!

Аноним, 19 яшь:

– Элекеге егетем белән ике ел очрашып йөрдем. Бүләкләр исә 8 Март бәйрәмендә башланып китте: зур аю, матур лалә чәчкәләре. Ул бер вакытта да саран булып тоелмады. Күрешкән саен тәмле әйберләр, атна саен зур чәчәк бәйләмләре, һәр бәйрәм хөрмәтенә яхшы бүләкләр бирде. Аерылышканнан соң шалтыратып телефон, бизәнгеч ише әйберләрне кайтаруымны сорады. Өстәвенә 60 мең сум акча да таләп итте... Ничә ел йөргәннән соң бу рәвешле кылану матур күренеш дип санамыйм. Моңа карамастан бөтен ул сораган әйберләрне дә кайтардым. Киредән сорый икән, димәк, ул аңа кирәк. Бәлки, ачудан гына шулай эшләгәндер. Шуңа күрә йөргән вакытта кыз кеше үзе өчен үзе түләү тынычрак дип уйлыйм. Әгәр инде ир-ат сөйгән ярын тәэмин итә ала икән, хуплыйм гына!

Замана галәмәтеме әллә инде ачудан гына эшләгән гамәлме? Ни генә булмасын, геройларыбыз бу егетләргә ачу сакламый, ә киресенчә, киләчәк тормышларын алар белән бергә кормаганга шатлана гына...

Искәртеп узарга кирәк, никах килешүе бары тик өйләнешкәннән соң гына төзелә. Очрашып йөргән вакытта исә мондый мөмкинлек юк. Күп очракта ир белән хатын бу темага сөйләшергә кыенсына да әле, чөнки өйләнешергә дә өлгермәгән пар, инде килешү төзеп, милек бүлә башлыйлар сыман... Шуңа да, кызлар, егетләр, игътибарлы һәм сак булыйк, диясе генә кала!

 

Илүзә Касыймова

"Шәһри Казан"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев