Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

«SHURALE: яңа фантазия» спектакле Белгород курчак театрлары фестивалендә катнаша

Әлеге спектакльнең премьерасы 29 гыйнварда булды.

Иртәгә «Әкият» курчак театры коллективы Белгород фестиваленә юлга кузгала.

«Әкият» курчак театры IХ «Белгородская забава» Халыкара курчак театры фестивалендә катнаша. Артистлар 1 октябрь көнне татар телендә «SHURALE: яңа фантазия» спектаклен күрсәтәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Делегация составында «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев, артистлары Ләйсән Миннәхмәтова, Айвар Гыймаев, Альбина Шаһгалиева, Эдгар Гайнуллин һәм Лариса Пасынкова белән бергә Шүрәле ролен башкаручы, Камал театры актеры, ТРның халык артисты Илдус Габдрахманов та бара.

«SHURALE: яңа фантазия» спектакленең режиссеры — Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы — Сергей Рябинин, хореограф — Сәлимә Әминова.

Фестиваль 30 сентябрь — 5 октябрь көннәрендә узачак. Биредә Россия, Беларусь, Төркия курчак театрлары коллективлары катнашачак. Шулай ук, фестивальдә мастер-класслар планлыштырылган.

«SHURALE: яңа фантазия» спектакленең премьерасы 29 гыйнварда булды.  

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев