Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

«Сезгә әни дисәм ярыймы?»: Ниһаять, 7 яшьлек Зөләйхә тулы гаиләдә үсә

Зөләйха үзе сөйләде – әни аңа кул күтәрә торган булган бит инде. Ике бармагы арасында әнисе тәмәке белән яндырган эз дә бар иде әле. Аркасында сыдырылган, кара янып торган урын балалар коляскасы эзе булып чыкты, телефон шнуры белән дә кыйнаган ул аны. Кыскасы, күрмәгәне калмаган инде ул баланың.

Табибка чират торганда нишлисең инде, әлбәттә, тирә-юньне күзәтәсең, янәшәңдәге кешеләрне ара-тирә тыңлап аласың, сүзгә дә кушыласың. Каршымда утырган өч хатын-кызның сөйләшкәне исә ирексездән үзенә җәлеп итте. «И-и кызлар, нишлим икән, шундый матур, сөйкемле кызчык бит ул. Мин аны шундый жәллим, үзебезгә аласым килә», - ди яшь кенә бер ханым.

«Юләрләнмә, үзегезнең өч балагыз бар бит инде, тагын нәрсәгә сиңа бала!» - дип, икенчесе аны ачулана ук башлады. Үзе мине белмәсә дә, яшь ханымны танып алдым. Зур Кукмара авылы килене, танылган көрәшче Рөстәм Газизуллинның хатыны Эльмира иде ул. Сүзнең тәрбиягә бала алу турында икәнлеген аңлап: «Рөстәм – тормыш алып бара торган кеше. Ул каршы килмәсә, күңелегездә шундый изгелек бар икән, эшләгез сез аны. Соңыннан гомер буе үкенергә дә туры килергә мөмкин бит», - дип,  мин дә сүзгә кушылдым.  Шул вакытта Эльмираның миңа гаҗәпләнү катыш елмаеп караган карашы хәтеремә уелды.

Февраль ае иде ул. Инде менә биш ай кечкенә Зөләйха яңа гаиләдә үсә икән. Газизуллиннарның иркен ишегалдындагы сап-сары итеп юылган киң баскычларына менеп утырдык та өр-яңадан таныштык. Ярты сәгать сөйләшү барышында бергәләп еладык та, елмайдык та Эльмира белән. Хәтерләсәгез, 2003 елда район газетасында минем «Оҗмах кошы» дигән исем астында язма бирелгән иде. Анда сүз бер ананың кечкенә сабыен буып үтерүе, үлгәненә ышанмагач, берничә тапкыр пычак белән кадавы һәм, өстенә мендәр ташлап, фатирдан чыгып китүе турында бара. Базардагы таныш хатынына әлеге «батырлыгы» турында сөйләгәч, милиция хезмәткәрләре әле исән булган баланы табиблар кулына тапшырсалар да, бик кызганыч, реанимациядә аның гомере өзелде. Зөләйха да – шушы ананың икенче кызы, әнисе кулыннан үлгән Айгөлнең сеңлесе булып чыкты. Бәхетенә, ул хәзер Эльмира әнисенең җылы кочагында гаилә назын, җылы карашын, балачакның чын рәхәтлеген тоеп үсә.

Бүгенге көндә рәшәткә артында булган кансыз әнигә карата тикшерү эше барганлыктан, аның тулы исем-фамилиясен күрсәтә алмыйбыз. Шуңа күрә исемен үзгәртеп, Алинә дип куйыйк.

- Алинә белән безнең әниләр – бертуган, алар Үзбәкстанда үсәләр, - дип, үз тормышы белән таныштырудан башлады сүзне Эльмира. – Икесе дә  Оренбургка күченеп кайталар. Чыгышлары белән Кукмара районындагы бер авылдан булган абыйлы-энеле ике егет белән танышалар, кавышалар. Кыскасы, безнең Алинә белән әтиләр дә, әниләр дә бертуганнар булып чыга. Без анда тудык. Алинәнең әти-әнисе авылга китсәләр, без Лубянга кайтып төпләндек. Гаиләдә алты бала үстек. Әти әни белән аерылышачакларын белгәч, агуланып үлде. Әни эчә, тәртипсез тормыш алып бара башлады. Дөресен генә әйткәндә, мин аның өйдә торган чагын хәтерләмим дә. Без ике энемне балалар бакчасына илтеп куеп, үзебез мәктәпкә китә идек. Кайткач, аларны барып алабыз. Хәзер шаккатып искә төшереп утырам, ничек яшәдек, нәрсә ашадык, ничек исән калдык икән?! Без сеңлем, ике энем белән Кукмарадагы приютка мин 9 сыйныфта укыганда 1998 елны килеп кердек. Апаларым кияүдә иде инде. Тормыш алып барырга – тегәргә, бәйләргә, ашарга пешерергә мине приютта өйрәттеләр. Ул вакыттагы тәрбиячеләрем, бүгенге көндә шәһәрнең «Ромашка» балалар бакчасында эшләүче Эльмира Фазлыева һәм «Йолдызлык» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Галимовага рәхмәтем зур.

Әниебез исән безнең, Лубянда яши. Һаман да шундый тормыш рәвеше алып бара. Әнә кичә бер апам хәл белергә янына кайткан иде, өйгә керә алмаган, күчтәнәчләрен калдырып кына киткән. Аллага шөкер, биш туганымның да үз гаиләсе, үз тормышлары. Әни үрнәгенә ияреп, беребез дә начар юлга кереп китмәде, югалып калмады.  Озак еллар аның белән аралашмадым, балачактагы үпкәм бик зур иде. Хәзер инде үзем әни булгач, аны кичердем.

Алинә белән бер дә күрешкәнем юк иде. Баласын үтергән өчен, аны  сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Төрмәдән чыккач, «Чиста шәһәр» оешмасына эшкә керде, шул вакытта мин аны тукталышта басып торганда күрдем. Аралаша башладык, Рөстәм каршы килсә дә, мин, аларны жәлләп,  мунчага чакыра, Зөләйха белән икесенең киемнәрен юып бирә идем.

Көннәрдән беркөнне телефоныма Алинәдән: «Кыйнаган өчен Зөләйханы миннән алачак-лар, приютка җибәрәчәкләр. Әйдә, син ал анны», - дигән СМС килеп төште. Без бу хәбәргә шаккаттык. «Син юләрме соң, нәрсә өчен кыйнадың?» - дигән соравыма да җавап бирә алмады ул. Алинәне барыбер ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр иде. Озак уйландым, үзем дә приютта үскәч, әлеге баланы чит җирләргә, еракларга җибәрәсем килмәде. Рөстәм белән киңәшләштем. Әлбәттә, ул каршы булса, бу адымга бармас идем. Дәваханәдә сезнең әйткән киңәшегез дә тәэсир итте, шимбә, ял көнен үткәреп җибәреп, дүшәмбе көнне районның опека һәм попечительлек бүлегенә бардым. Алинә белән исә болай килештек: эчүен ташлап эшкә урнаша һәм ана хокукын кире дәгъвалый, ә аңарчы без Зөләйханы опекага алабыз. Әмма Алинә акылына килмәде, Зөләйханы күрсәтмәгән өчен яный башлады. Ә безгә баланың психикасын тагын да бозмас өчен, хәзергә аны әнисе белән очраштырмау хәерле, диделәр. Тикшерү барышында Алинәнең башка кыек эшләре дә ачыкланды, һәм ул апрель аенда кулга алынды. Кыскасы, суд булмыйча, тәгаен әйтә алмыйм, әмма тагын берничә ел гомерен рәшәткә артында үткәрергә мөмкин.

Зөләйханы Балык Бистәсе районындагы «Акчарлак» приютына февраль башында җибәргәннәр иде. Ә без Рөстәм белән, барлык документларны рәсмиләштереп, 18 февральдә бардык. Юл буе Зөләйха нәрсә әйтер икән, ничек кабул итәр, дип борчылдым. Юкка булган, «Мин сезнең белән кайтам», - дип бик шатланды ул. Февральдән июльгә кадәр ул бездә опекада дип исәпләнсә, июль аеннан без аны инде тәрбиягә алган әти-әни саналабыз.

Әнисен искә алганы юк дисәм, ялган булыр. Кухняда гел минем тирәдә кайнаша ул. Кызыксына, сораштыра. Идән себерә башласам – килеп булыша башлый. Камыр әйберсе пешерсәм: «Ә минем әни моны эшли алмый идее», - ди. Психологлар өйрәтүенчә, без үзебез дә әнисенә карата начар фикер түгел,  әйтик, әниең матур җырлый иде, яисә биергә яратты дип алдалап булса да  уңай образ тудырып үстерергә тиеш икәнбез. 

Кыска гына гомерендә инде өч тапкыр приютта булган Зөләйхага без алып кайтканда алты яшь иде. 24 апрельдә туган көнен үткәрдек, 7 яшен. Кич буе балакаем, «Әни, туган көн үткәргән өчен рәхмәт. Әни, бүләкләр, кунаклар өчен рәхмәт, минем бер дә туган көнемне үткәргәнем юк идее», - дип елады. Дөрес, бер тапкыр приютта аның туган көнен билгеләп үткән булганнар инде. Ул, гомумән, минем янымнан китми. Гел кулымнан тота, сырпалана. Әнисеннән аңа игътибар аз булганы күренеп тора. Беркөнне сөйләшеп утырганда Рөстәмгә әйтәм: «Мин кем икән, сора әле», - дим. Сорауны ишеткәч, матур күзләрен тутырып карады да, яныма йөгереп килеп, колагыма: «Мин сезгә әни дип әйтсәм ярыймы?» - дип пышылдады. Кочаклап еладым, ул да елады. Баксаң, аннан бер яшькә кечкенә кызыбыз Ралинә аңа әни сүзен әйтергә кушмаган булган икән. Икесе дус алар, өйдә дә, балалар бакчасында да гел бергә уйныйлар. 13 яшьлек улыбыз Раил, 16 яшьлек кызыбыз Резидә дә Зөләйханы ят итмиләр. Инде безгә үз кызыбыз шикелле бик якын ул, яратабыз аны. Шунысы кызык: Ралинә кызыбыз әтисенә охшаган, ә Зөләйха исә – нәкъ мин.

Зөләйха үзе сөйләде – Алинә аңа кул күтәрә торган булган бит инде. Ике бармагы арасында әнисе тәмәке белән яндырган эз дә бар иде әле. Аркасында сыдырылган, кара янып торган урын балалар коляскасы эзе булып чыкты, телефон шнуры белән дә кыйнаган ул аны. Кыскасы, күрмәгәне калмаган инде ул баланың.

Алинәгә дә, миңа да туган тиешле бер апа Кукмарада яши. Зөләйха аны әби дип йөртә. Беркөнне шуларны күрәсем килә, дип сорады. Шалтыраттык, җизни белән килергә вәгъдә бирделәр. Кичке сәгать унынчы яртыга кадәр йокламыйча көтте аларны, күренмәделәр. Менә шундый тормыш кыйпылчыкларыннан соң, Зөләйхага никадәр авыр икәнен аңлыйм да аны үзебезгә алганыма бер мизгелгә дә үкенмим. Ул хайваннарны бик ярата, абзарыбызда дүрт үгез бар, шуларны рәшәткә аша сыпыра, эндәшә.

Рөстәм гаиләбездә гел дүрт бала булуын теләгән иде. Аллаһы Тәгалә аның хыялын тормышка ашырды. Тулы гаиләбездә бәхетле булып үсәргә язсын иде Зөләйхага.

Нурзидә ГАПТЕЛГАНИЕВА, район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе: Зөләйха биш ай эчендә күзгә күренеп үзгәрде. Эльмира аның белән гел шөгыльләнә, укырга өйрәтә. Аларга килгәндә аның акыл үсеше дүрт яшьлек баланыкы кебек иде. Аллага шөкер, ул хәзер өй кызына әверелде, ә элек кем якты йөз белән эндәшә, шуны килеп кочаклый, алга менеп утырып наз көтә торган иде. Приютка озатканда аны жәлләп түзә алмыйча елый идек без. Зөләйханың киләчәген мин артист итеп, сәхнәдә күзаллыйм. Чөнки ул шул арада рольгә кереп китеп, я бабай, я әни, я кызчык була ала.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев