Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алачаклар

Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.

25 августта татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәлак булуына 77 ел тула. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге легендар татар шагыйрен искә алу көнен уздыра.

Вәкиллек сайтында хәбәр ителгәнчә, 25 августта, 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (Санкт-Петербург, Гаванская урамы, 18 йорт) шигырьләр укыячаклар, герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.

 

* Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә Санкт-Петербургта һәйкәл 2011 елның 19 маенда ачылды. Аны Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы бүләк итте. Урыны очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Җәлил «Отвага» газетасы хәбәрчесе буларак өлкән политрук званиесендә Ленинград һәм Волхов фронтларында хезмәт иткән, әсирлеккә төшкән һәм концлагерьгә җибәрелгән. «Идел-Урал» татар легионы составында яшерен оешмада катнашкан. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/20-08-2021/sankt-peterburgta-geroy-shagyyr-musa-lilne-isk-alachaklar-5834444 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев