Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты

Әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.

Бу атнада Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты. Китап юл күрсәткече форматында «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап йөрү» дип атала. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап авторы, туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанова Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты. Очрашу барышында әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү фикере дә яңгырады.

Бу китап авторның күпьеллык эше нәтиҗәсе, шулай ук аның Санкт-Петербург татарлары тарихы турында чыгарылган хезмәтләренең дәвамы булып тора. Китап шәһәрнең татар меценатлары акчасына һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге ярдәмендә нәшер ителде.

Әлеге белешмәлектә татар-мөселман җәмгыяте тарихы буенча очерклар, музейларның эш сәгатьләре, елга һәм каналлар буйлап «Петербургтагы татарлар» темасы фрагментларын кертеп, сәяхәт итү турындагы мәгълүматлар тупланган.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев