Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Путин балалы гаиләләргә вәгъдә иткән акчаны кемнәр алачак?

Балигъ булмаган яшьтәгеләрнең һәркайсына түләү бар

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе чорында балигълык яшенә җитмәгән балалар өчен адреслы түләүләр турында махсус указ чыгарды. Ул акчалар кемнәргә каралган соң? 

Беренче түләү

1 апрельдән өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5 000 сум акча түли башладылар. Ул түләү апрель, май, июнь айларына туры килә. Өч ай дәвамында бирелүче 5 мең сум өстәмә акча ана капиталы сертификаты алу хокукына ия булган гаиләләр өчен иде. Алдан ук кисәтеп куйдылар: бу акча ана капиталы сертификатыннан тотылмый, чыгымнарны федераль казна каплый.

Гаиләдә бердәнбер сабый 2020 елның гыйнварыннан алданрак туган икән, аңа өч яшь тулмаган очракта да, ул акчадан коры калды, чөнки сертификаты юк. Белгәнебезчә, ана капиталы беренче балага 2020 елның гыйнварыннан бирелә башлады. Элек исә икенче, өченче баласын алып кайтучыларга гына эләкте. Ил башлыгының шушы көннәрдә чыгарган яңа фәрманы әнә шуны да күздә тота һәм май аеннан 5 мең сумны ана капиталы сертификаты булмаган 3 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләр дә алачак.

– Май, июньнән тыш, апрель ае өчен дә 5 000 сум түләнәчәк, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Икенче түләү

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалы гаиләләргә июнь аеннан һәр бала өчен бер тапкыр 10 000 сум акча бирелә. Бу көннәрдә белгечләр ата-аналардан гаризалар кабул итә. Гаиләләр аны 12 майдан дистанцион рәвештә Дәүләт хезмәте порталында тутыра яки яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегендә тапшыра ала. Гаризаны электрон форматта баланың әтисенә яки әнисенә генә тутырырга рөхсәт ителә.

10 мең сум акча исә 1 июньнән гаилә күрсәткән банк-кредит оешмасы исәп-хисап счетына күчәчәк. Акча почта аша күчерелми. “Реквизитларны дөрес тутырсыннар иде. Бер генә санда хата китсә дә, түләү вакытында иясенә барып җитмәячәк”, – ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге хезмәткәре Светлана Гайдук.

Гаилә сабыйны опекага алган икән, Пенсия фонды бүлегенә яки күп функцияле үзәккә документлар белән барып, гариза калдырырга тиеш. Әлеге түләүләр Россия гражданлыгы булган гаиләләргә һәм Россиядә яшәүчеләргә генә бирелә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәч, бала вафат булса, акча шулай ук түләнми.

Светлана Гайдук аңлатуынча, балага 11 майдан 30 июньгә кадәр 3 яшь тулса, ул айлар өчен 5әр мең сум карала һәм июльдән 10 мең сум алу өчен гариза тапшырырга мөмкин, ягъни аларга 5 мең сумнан тыш, 10 мең сум акча да күчереләчәк. Балаларына 11 майдан 30 июньгә кадәр 16 яшь тулган гаиләләр дә өстәмә түләүгә өметләнә ала. Үсмер 11 майга кадәр 16ны тутырса, кызганыч, акча бирелми.

Татарстанда адреслы түләүләр 700 мең балага күчереләчәк.    10 мең сумны да 5 мең шикелле 1октябрьгә кадәр алырга мөмкин.

Социаль түләү

Коронавирус пандемиясе чорында ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез калган ата-анага исә балигъ булмаган балалары өчен 3 ай дәвамында 3әр мең сум пособие түләнәчәк.

Балалар өчен түләнүче айлык пособиенең күләме 2 тапкыр арта һәм аның уртача минималь күләме 3 375 сумнан 6 751 сумга кадәр җитә. Төгәлрәк аңлатсак, беренче балага 1,5 яшькә кадәр минималь түләү – 3 375 сум, икенче һәм бүтән балаларга кимендә – 6 751 сум туры килә.   

3 яшьтән 7 яшькә кадәр бала тәрбияләүчеләрнең айлык кереме яшәү минимумыннан азрак булган очракта да социаль түләү каралган. Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькәчә баласы булган гаиләләрнең кереме яшәү минимумыннан, ягъни 9 450 сумнан азрак икән, һәр бала өчен дәүләт 4 686 сум күләмендә акча түли. Татарстан Хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу җәһәттән казнадан 800 миллион сум акча каралган. Ул акча июнь аеннан бирелә. Исәп-хисап ел башыннан ясала. “Әйтик, 2020 елның 1 гыйнварында гаиләдә 3 яшьтән 7 яшькәчә бала тәрбияләнсә, аз керемле гаилә быелның беренче биш ае өчен акча ала башлый. Бала гыйнвардан июньгә кадәрге чорда 3 яшен тутырса, шул айдан өстәмә акча түләнә башлый”, – дип аңлаттылар министрлыктан. Ул акчаны алу өчен Дәүләт хезмәт порталыннан яки күп функцияле үзәктән гариза тапшырырга яки яшәү урыны буенча социаль бүлекләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.   

Фәния Арсланова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев