Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Омск өлкәсендәге Кече Бича татар авылында яңа мәктәп төзеләчәк

Хәзер Кече Бича бистәсендәге агач мәктәп авария хәлендә.

Омск өлкәсенең Усть-Ишем районындагы Кече Бича татар авылында яңа мәктәп төзү 2022-2024 елларга планлаштырылган.

Омск өлкәсенең контракт системасы баш идарәсе проект документларын әзерләүгә, инженерлык эзләнүләрен башкаруга һәм Ишем муниципаль районының Кече Бича бистәсендә 130 урынга исәпләнгән мәктәп төзүгә бердәм аукцион игълан итте.

Техник бирем нигезендә, 24,8 мең квадрат метр мәйданлы белем бирү оешмасы Советская урамында төзелергә тиеш, дип хәбәр итә Омск өлкәсенең Төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. Бу хакта Омск татарларының ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Бюджет акчаларын экономияләү һәм импорт товарларын алмаштыру сәясәтен тормышка ашыру максатыннан Россиядә җитештерелгән материалларны, технологик һәм башка җиһазларны куллану планлаштырыла», - дип аңлатты Омск өлкәсенең Төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Идарәсе җитәкчесе Евгений Корнев.

Килешүнең башлангыч бәясе 198,8 млн сум. Объектны сафка бастыру 2022-2024 елларга планлаштырылган

Төзелешнең заказчигы Омск өлкәсенең Төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, вазифаларны БУ «Омскоблстройзаказчик» башкарачак.

Хәзер Кече Бича бистәсендәге агач мәктәп авария хәлендә. 

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев