Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

"Моабит дәфтәрләре" Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы "Кече Ватан-2020" дип исемләнгән XVI Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсының "Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык..." номинациясендә җиңүче дип табылды.

Тантаналы тәбрикләү чарасы 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узды. Биредә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга җиңүче дипломы тапшырылды.

Татар һәм рус телләрендә әзерләнгән әлеге китап узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Муса Җәлил шигырләре дөньяда алтмыштан күбрәк телгә тәрҗемә ителде. Әмма бу басма шунысы белән үзенчәлекле: биредә ике шигырьләр җыентыгы да укучыга шагыйрьнең үз куллары белән язган факсимиле рәвешендә тәкъдим ителә. Бу уникаль хезмәт — бөек шагыйребезнең иҗади талантына һәм сынмас батырлыгына замандашларыбызның олы хөрмәте һәм мәхәббәте билгесе. Төсле фотослайдлар — Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы дәфтәрләрнең оригинал нөсхәләреннән күчермәсе.

Конкурста 52 нәшрияттан 100 дән күбрәк китап катнашты. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел, Пермь, Севастополь, Смоленск, Чабаксар, Якутск һ.б. шәһәрләр бар.

"Кече Ватан-2020" Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсы 2005 елдан алып Матбугат һәм массакүләм комуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев