Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр

Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.

Мамадышта татар шагыйре Шәйхи Маннурның 116 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Анда аның иҗат әһелләре һәм иҗатын яратучылар катнашты. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Шигърият бәйрәмендә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларын игълан иттеләр. 2021 елда мактаулы премиягә язучы, прозаик Камил Кәримов ия булды. Лауреат бу ел аның өчен юбилей елы булуын әйтте.

«Мин 70 яшьлегемне һәм яза башлавыма 40 ел тулуны билгеләп үтәм. Шулай ук 35 ел элек мине бу премиягә тәкъдим иткәннәр иде, әмма оештыру сәбәпләре буенча ул вакытта ала алмадым», — дип сөйләде Камил Кәримов.

 

 

Тагын бер премия Мамадышта туган Фәрит Хисматовка бирелде. Ул Әл-Фәрит ибн Габделбарый тәхәллүсе белән туган авылы тарихын язган. Ул Мамадышка килә алмаган, аның өчен бүләкне улы Фирназ Хисматов алган.

Митинг танылган шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды.

Шәйхи Маннур — Мамадыш районының Тулбай авылында туган. Ул бай әдәби мирас калдырган. Шагыйрь яшьләрне иҗатка җәлеп итү өчен туган авылында үз акчасына китапханә төзеткән, аны китаплар белән тәэмин иткән. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев