Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Көрәшче Ринат Фәхретдинов: Хәбиб Нурмагомедов киңәшләре белән еш булыша

«Хәбиб Нурмагомедов белән без күптән таныш. Ул күп тапкыр Мәскәүдә миндә кунакта булды», — дип уртаклашты татар көрәшчесе.

UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Хәбиб Нурмагомедовтан киңәшләр алуын сөйләде.

«Хәбиб Нурмагомедов белән без күптән таныш. Ул күп тапкыр Мәскәүдә миндә кунакта булды. Дуслар кебек шалтыратышып тормасак та, күрешкәндә дусларча җылы аралашабыз. 2013 елдан бирле миңа киңәшләре белән еш булыша. Ул чакта мин ул киңәшләрне аңлап та бетерми идем әле», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Татар көрәшчесе хоккейчы Эмиль Гарипов һәм Альберт Яруллин белән дә яхшы дуслар булуларын әйтте. 

 

Гадел Әхмәтҗанов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев