Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Халыкара шахтерлар сабантуенда кунак булып 200ләп шахтер катнаша

Халыкара шахтерлар сабантуе 26 - 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтә.

Кемеровога Халыкара шахтерлар сабантуена Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән, шулай ук, Кемерово өлкәсеннән дә 200ләп шахтер катнаша.

«Донбастан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, шулай ук, Россиянең ун төбәгеннән кунакларыбыз бар. Кызганыч, кайберләре килеп җитә алмады. Авырып чиктән үтә алмаучылар, яше олы булып балалары җибәрмәүчеләр дә булды», — ди Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Кунаклар — Томск, Красноярск, Алтай, Иркутск, Сахалин, Камчатка, Коми, Башкортстан, Оренбург һәм Пермь якларыннан.

Бүген чит өлкәләләрдән килгән кунаклар — иллеләп шахтер Шахтерның кайнар йөрәге монументына чәчәкләр куйдылар, Красная горка шахтер музеенда булдылар, Кузбассның ветеран шахтерлары белән очраштылар.

Хәзер барлык катнашучылар Кабан авылына ат чабышларын карарга бара.

Кич белән Кузбасс филармониясендә Татарстан сәнгать осталары концерты була.

Халыкара шахтерлар сабантуе 26 — 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев