Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Иван Зайцев бакчасында бал кортлары белән дәвалый торган ял йорты булдырган

Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Иван Зайцев бакчасында бал кортлары белән дәвалый торган ял йорты булдырган. Агачтан бурап салынган һәм нектар һәм балавыз исе килеп торган апийортта ял да итәсең, берочтан дәваланып та аласың. Чын шифаханә инде менә!

Иван Петрович күп еллар география укытучысы булып эшләгән, бүген ул лаеклы ялда. Пенсиягә чыгуга ук, умарталар тота башлаган. Әтисе дә умартачы булган, мин олыгайдым инде дип, улына өч оя китереп биргән. Тугыз ел буена аларның саны хәзер иллегә җиткән.
 

 

– Бал кортлары оясы өстенә ятак куеп дәваланып булу турында бик күп еллар элек үк ишеткән идем. Апийорт ясап карау уе шул вакыттан бирле күңелемдә йөрде. Үзем умарта тота башлагач, интернеттан схемасын эзләп таптым. Озынлыгы өчәр метр булган ике ятак астына дүртәр корт оясы куеп калдырдым, кеше аларны күрми дә, кортлар да чага дип куркырга кирәкми. Монда төп хикмәт – умарталарның үз ояларын җылыту өчен бүлеп чыгара торган җылылык, ул 35 градуска кадәр җитә. Бу шифалы җылылык, биокыр нерв системасын тынычландыра, кан басымын көйли, йокыны яхшырта, нектар, балавыз исе сулыш органнарына, үпкәләргә файдалы. Буыннар авыртуы булса, авырткан урынны корттан чактырсаң да бик нәтиҗәле, – дип сөйләде ул безгә.
 

 

Апийортның самавыр куеп, бал белән чәй эчәр өчен верандасы да бар. Берәр сәгать изрәп йоклап алганнан соң, бал белән мәтрүшкәле чәй эчеп куясың да, яңа туган сабый кебек йөрисең.
 

 

Иван Петрович урта рус, карпат һәм бакфаст токымлы кортлар тота. Соңгыларының ояларын апийортка кертеп куйган, чөнки алар иң тынычлары. Урта рус токымлысы усал, әмма тиз оча, балны күп ташый һәм балы да тәмле була икән. Карпат токымлысы безгә җылы яклардан кайткан, алар шулай ук бик тынычлар һәм үз территорияләрен әйбәт саклыйлар ди.
 

 

Дилбәр Гарифуллина
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев