Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Быел Төркиядә татар шагыйрьләренең антологиясе басылып чыгачак

Антологиягә керәчәк татар һәм башкорт әдипләрен Измирның Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр сайлаган.

Быел Төрек лингвистик җәмгыятендә төрки халыкларның шигырьләре антологиясе дөнья күрәчәк. Антологияне чыгару эшен Төрки тел оешмасының Хәзерге төрки язма телләре комиссиясе башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төрек галиме Мостафа Өнәр әйтте.

«Антологиядә төрки телле халыкларның популяр шигырьләрен туплап бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Сигез төрки халыкны сайлап алдык: татар, башкорт, уйгыр, казах, азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз һәм төрекмән. Һәр сигез халыкның антологиясе аерым китап булып басылачак», — диде ул. 

 

 

Галим китапларның июньдә басылачагын әйтте. «Китапларның электрон варианты булырмы юкмы икәнен әйтә алмыйм, ул карарны Төрки тел оешмасы җитәкчелеге хәл итә», — ди ул.

Аның сүзләренчә, татар антологиясенә унике шагыйрь кертелгән. Алар арасында Габдулла Тукай, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин бар. Аларның сигезләп шигыре урнаштырылачак һәм әдипләр турында биографик мәгълүмат биреләчәк.

Антологиядә татар һәм башкорт әдипләрен Мостафа Өнәр сайлаган. «Теге яки бу авторны билгеләгәндә татар әдәбияты белгечләре белән дә киңәшләштем. Башкорт әдипләрен дә мин сайладым», — ди галим.

Мостафа Өнәр антология чыгу турында «Төрки дөньяда тел мәсьәләсе» халыкара конференциясендә дә телгән алган. Истанбулда укучы Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, галим тыңлаучыларга төркиләрнең тел мәсьәләләре, бүгенге көндә кулланышта булган «төрек дөньясы/төрки дөнья, милләт, татар» атамаларының тарихы турында сөйләгән.

Конференция татар кызы, Бартын университеты Төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Алсу Камалиева татар әдәбияты буенча хезмәтләре дә булган төрек әдәбияты белгече Альп Әрән Демиркая һәм фәнни тикшеренүче Муса Салан ярдәме белән оештырылган. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X