Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Азнакайда мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив бүлмә ачылды

Төрле тренажёрлар белән тәэмин ителгән бүлмә төбәкне өйрәнү музее бинасында урын алган.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Кичә шәһәребезнең төбәкне өйрәнү музеенда мөмкинлекләре чикле балалар өчен ясалган инклюзив бүлмәне ачканда күпләр әлеге изге эшкә кушылучыларга, шундый зур гамәлне башкарып чыгучыларга рәхмәт әйтеп туя алмады.

Узган елның ноябрендә хуплау тапкан проектны "Мәрхәмәтле йөрәкләр" инициатив төркеме тормышка ашырып,  балалар өчен менә дигән ял урыны булдырылды.

Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов та катнашып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Акча җыюда меңләгән кеше катнашкан. 

Динара Шакирова - Азнакай кызы. Бүген ул Казанда яши, "Мәрхәмәтле йөрәкләр" инициатив төркеме әгъзасы. 

- Бүген безнең төркемдә 32 кеше исәпләнә. Алар илебезнең төрле почмакларында яшәүче егет-кызлар. Әлеге башлангычны хуплап, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шундый шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәркемгә мең рәхмәт, - ди Динара.

Инклюзив бүлмәгә телевизор да куелган, төрле тренажёрлар урнаштырылган, коры бассейн, балалар өчен виртуаль күзлекләр дә бар.

- Бүлмә аерым график нигезендә эшләячәк, аны ата-аналар белән бергә төзербез дип уйлыйм. Балалар педагог белән шөгыльләнгән вакытта әниләр өчен төрле мастер-класслар да уздыру күздә тотыла, - ди музей директоры Ирина Халикова.

Бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре дә катнашты. 

- Биредә балаларыбыз ял итәр, уйнар, сәламәтлекләрен ныгытыр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, район җитәкчеләренә дә, зур эшләр башкарган инициатив төркем әгъзаларына да рәхмәт, - диде барлык әти-әниләр исеменнән Ирина Хәертдинова.

 

"Маяк"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев