Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Анкарадагы китап күргәзмәсендә төрекчәгә тәрҗемә ителгән татар китабы тәкъдим ителде

Роза Туфитуллованың “Язмыш җиле” китабы төрекчә “Гөлсем” дигән исем белән “Бәнгү” нәшрияты стендларында күрсәтелде.

Кичә Төркия башкаласы Анкарада XIV китап ярминкәсендә Роза Туфитуллованың төрекчәгә тәрҗемә ителгән “Язмыш җиле” китабы тәкъдим ителде. Әсәр дүрт сәгать эчендә егермеләп кеше тарафыннан сатып алынган.

Татар китабының төрекчә варианты “Гөлсем” дигән исем белән Евразия Язучылар Берлегенең “Бәнгү” китап нәшриятында басылган. Ул күргәзмәдә “Бәнгү” нәшрияты стендларында тәкъдим ителде.

“Язмыш җиле” әсәрен танылган төрек-татар галимәсе һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четинның элеккеге студенты, Афйон Коҗатәпә университеты галимәсе Гүлшаһ Йылмаз тәрҗемә иткән һәм китап күргәзмәсендә аның култамгасы белән сатуга чыгарылган.

 

 

”Гөлсем” китабына игътибар күп булды. 8 март көнне укучыларга шундый мәгънәле әсәр тәкъдим итә алуыма мин бик шат. Бу дөньяда һәр хатын-кыз каһарман, ләкин Гөлсем Камалова һәм аның дуслары үз илләренең генә түгел, төрек халкының да геройларына әйләнделәр. Илләренә кире кайтып киткәч, алар белән нәрсә булганын исәпкә алсак, бу батыр йөрәкле кызларга без бик бурычлы”, - диде Гүлшаһ Йылмаз.

Роза Туфитуллова тарафыннан каләмгә алынган “Язмыш җиле” документаль романының зур бер өлеше “Казан утлары” журналында дөнья күрде, китап буларак быел Татарстан китап нәшриятында басылыр, дип көтелә.

 

Рушания Алтай

“Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев