Мәдәни җомга

30 августта Останкино телеманарасы Татарстан флагы төсенә керәчәк

30нчы августта, Татарстан көнендә, Останкино телеманарасы республика флагы төсләренә керәчәк.

Телеманара экраннарына ТР символы сурәте һәм котлау чыгарылачак.

Акция 10.00-дән 22.00-гә кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстанның РФ буенча вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
 

Останкино телеманарасы – Европада һәм Россиядә иң югары корылма, шулай ук ил телевидениесе символы, гомуммилли бренд һәм Мәскәүнең иң танылган объектларының берсе.

 

https://www.kzn.ru/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: