Мәдәни җомга

Рафис Борһанов: "Үзем дә мәктәптә тракторчы һөнәренә укып чыктым"

Россиядә 6-21 сентябрьләрдә “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) 2020 Илкүләм чемпионатының финал бәйгесе уза. Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов журналистларга белдергәнчә, Татарстаннан 206 егет белән кыз 158 төрдәге һөнәрдә үз осталыгын күрсәтә.

– Казанда узган елны булган Ворлдскиллс дөнья чемпионаты эшче һөнәрләренә игътибарны тагын да арттырды. Чемпионаттан калган 850 миллион сумлык технологик җиһазлар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге һөнәр училищеларына таратылды. Бу җиһазлар уку-өйрәнү гамәлләрендә нәтиҗәле файдаланыла, – диде министр.
Татарстанда бәйге 45 мәйданчыкта бара, шуның 24е – Казанда. Катнашучылар һөнәр осталыгын күрсәтергә шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Иннополис шәһәрләренә һәм Тәтеш белән Әтнәгә дә җыела.
СССР чорында мәктәпләрдә тракторчы һөнәренә дә укыталар иде. Хәзер һөнәри тәрбия ничек куелган икән? “Шәһри Казан” хәбәрчесе биргән сорауга министр Рафис Борһанов: “Үзем дә мәктәптә тракторчы һөнәренә укып чыктым. Аннан соң Лаештагы училищеда автомеханика белгечлеге үзләштердем. Республика мәктәпләрендә һөнәргә өйрәтү дәресләре булдырырга теләгем бар иде. Ләкин, уку программасы бик тыгыз. Безнең республикада техник белгечлекләргә өйрәнү өчен көллиятләр күп, теләгән очракта аларда укырга була”, – дип җавап кайтарды.
Россия күләмендә Ворлдскиллс чемпионатында 2800 кеше осталыкта ярышачак, башкарылган эшләргә онлайн рәвештә бәяләмә бирелә. Җентекле тикшерү кирәк булган очракта, иҗат эше бәйгенең идарә үзәкләренә – Новокузнец, Мәскәү һәм Казан шәһәрләренә җибәрелә. Ворлдскиллста катнашучы Айрат Шәрәфетдинов: “Татарстан исеменнән лаеклы чыгыш ясарга тырышачакбыз”, – диде. 
Сөйләшүгә йомгак ясап, министр Рафис Борһанов һөнәри бәйгедә катнашучыларга җиңүләр теләде.

 

Дамир Бәдриев
"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: