Рафис Борһанов: "Үзем дә мәктәптә тракторчы һөнәренә укып чыктым"
Россиядә 6-21 сентябрьләрдә “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) 2020 Илкүләм чемпионатының финал бәйгесе уза. Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов журналистларга белдергәнчә, Татарстаннан 206 егет белән кыз 158 төрдәге һөнәрдә үз осталыгын күрсәтә.