Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Драматург Илгиз Зәйниев Әтнә районы укучысы Аяз Батталовка шәхси премиясен тапшырды
Әтнә театры уздырган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Илгиз Зәйниев Әтнә районы Күәм авылыннан Аяз Батталовка шәхси премиясен тапшырды.
-
Татарстан – Идел буеның фәнни үзәге
Татарстан Фәннәр академиясендә урта гасыр тарихында иң кызыклы чорларның берсенә багышланган Альфред Халиковның «Идел белән Урал арасында Бөек Венгрия», Геннадий Белорыбкин, Искәндәр Измайлов, Олег Мельниченко, Татьяна Осипова, Артем Павлихин, Альфред Халиков авторлыгында тупланган «Армиёв грунт-курган каберлеге» басмасы һәм Татьяна Никитинаның «IX-XI гасырларда Ветлуга һәм Нократ елгалары арасында яшәгән халыкларның бил каешлары» китаплары тәкъдим ителде.
-
Туристлар өчен татар халкының иң популяр ризыклары исемлеге басылып чыкты
Татарстанда яшәүчеләр беренче чиратта туристларга яки республика белән кызыксынган кешеләргә татар халкының зур бәлеш, өчпочмак һәм кыстыбый кебек традицион ризыкларын тәкъдим итә. «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә шуны ачыклаган.
-
Казан Ратушасында Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән романслардан торган концерт булды
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән романслар һәм камера әсәрләре яңгырады. «Аклык» дип исемләнгән концерт Казан Ратушасында булды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында катнаша. «Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый җыеннар безгә бик кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ул делегатларга.
-
Казанда Гафури театры гастрольләре Зифа Кадыйрова спектакле белән ачылды
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казан гастрольләрен татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» китабы буенча куелган мелодрама белән башлап җибәрде. Спектакльне карарга Зифа Кадыйрова үзе дә килгән иде.
-
Казанда веломаршрутларның озынлыгы 39 км тәшкил итте
Горький шоссесын реконструкцияләгәннән соң тагын 13,5 км велосипед юллары төзекләндереләчәк
-
Данис Шакиров: Туган тел укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнлеген күрсәтергә телибез
Бөтенроссия «Туган тел» форумы делегатлары бүген Арчага килде.
-
Лавий, Арчил, Абигель, Рейнира. Казан балаларының сирәк исемнәре аталды
Узган атнада ТР башкаласында 403 бала туган.
-
I Бөтенроссия “Туган тел” форумы дәвам итә
2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә I Бөтенроссия “Туган тел” форумы уза.
-
Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды. Концертта җырчы репертуарында булган танылган җырларны заманча яңгырашта тәкъдим иттеләр.
-
Татарстан һәм Чечня мөфтиләренең очрашуы узды
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасы мөфтие шәйх Сәлах-хаҗи Межиев белән очрашты. Очрашу Чечня Республикасы мөфтияте бинасында үтте.
-
Миләүшә Хәбетдинова: «Ядәч» киносы безне яңадан моңга кайтарды
Филология институтында «Халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл барышында әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова кинода, спектакльләрдә милли көйләрне куллануның кирәклеге турында әйтте.
-
Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды
Легендар режиссёрның туган көнендә Камал театры сәхнәсеннән Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары игълан ителде. Премияне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
-
Казанда язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлаштылар
Җәмәгатьчелек язучы-сатирик, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Дамир Гыйсметдин белән хушлашты.