Флюра Абдуллина: Базарлы Матак мәктәбендә һәр нәрсә Нәби Дәүлине, аның чорын искә төшерә
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина фикеренчә, Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә һәр нәрсә язучыны, ул яшәгән чорны искә төшерә. Ул әлеге гимназиядә Нәби Дәүли исемендәге XII Республика фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелүен әйтте.
«Базарлы Матак гимназиясенә килеп җитүгә Нәби Дәүли бюсты каршы ала. Ул моннан биш ел элек Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәме белән куелган иде. Гимназиянең ишеген ачып керүгә Нәби Дәүлинең «Әлкием, әллием, бәллием, син мине таң белән уяттың» дигән сүзләре күңелгә рәхәтлек бирә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Флюра Абдуллина сүзләренчә, гимназиянең икенче катында Нәби Дәүлинең «урамын» да булдырганнар, яучының шәҗәрәсен ясап куйганнар. «Биредә аның шәхси әйберләре, китаплары урын алган. Басмалардан торган «Мин җирдә калам» композициясе эшләнгән», - дип әйтте ул.
«Шунысы игътибарга лаек: гимназия диварларын бөек шәхесләрнең портретлары бизи. Араларында алтын приискалар хуҗасы, меценат, шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) портреты да куелган. Гимназиядә бу эшләрнең башкарылуы яшь буынны югары әхлаклы, тирән белемле шәхес буларак формалаштыруда җирлек барлыгын күрсәтә», - дип саный Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Нәби Дәүлигә багышланган конференция районның мәдәният йортында ачылган. Гимназия укучылары, укытучылары башкаруында Бөек Җиңүгә багышланган җыр яңгыраган. Әлки районы башлыгы Александр Никошин конференциядә катнашучыларны сәламләгән, яшь буынга киңәшләрен әйткән. Гимназия директоры Фәридә Яруллина катнашучыларның артуын билгеләп үткән.
«Конференция ачылышында мин дә Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламен, Рәхмәт хатларын тапшырдым. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшләвен, әлеге конференциянең яшь буынны тәрбияләүдә әйтеп бетергесез роль уйнавын җиткердем», - диде Флюра Абдуллина.
Быел язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 ел. Чарага каләм иясенең кызы Гөлфия Дәүләтшина кайткан. «Әтисенең туган ягы турындагы фикерләре белән уртаклашты. Язучының өлкән кызы Наилә ханымның видеомөрәҗәгате яңгырады. Гимназия укучылары Нәби аганың шигырьләрен, җырларын башкарды», - диде ул.
Быел конференциядә республиканың төрле район, шәһәрләреннән 200дән артык катнашучы бер мәйданга җыелып, үз проектлары турында сөйләгән, тәҗрибә уртаклашкан, мастер-класслар күрсәткән.
Зилә Мөбәрәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев