Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Санкт-Петербург татары Иван Колокольцов: Җанисәптәге саннар дөреслеккә туры килеп бетми
«Телебезне онытсак, татар дигән халык та югала», - диде татар активисты.
-
Сидней татар мирасы ассоциациясе биш еллыгын билгеләп үтте
Шушы көннәрдә Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе оешуга 5 ел тулды. Оешманың беренче юбилей датасын Сидней татарлары ачык һавада бәйрәм итте.
-
Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә Татар морзалары оешмасы белән очрашу булды
Даими вәкил Ренат Вәлиуллин татар морзалары һәм аларның эшчәнлеге белән таныштырды.
-
«Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ, телебезнең, милләтебезнең киләчәге үзебездән тора»
Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бармы? Башкаладагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә бу сорауга икеләнергә дә урын калдырмыйча җавап бирделәр. Кайчандыр үзләре үк шушы уку йортын тәмамлаган, бүген исә исемнәре бөтен республикага таныш булган кешеләр гимназияне туган йорт белән чагыштырды. Әти-әниләр милли мохит турында горурланып сөйләде.
-
Туган тел, Сабан туе һәм миллилек...
Узган атнада Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев конгрессның узган елгы эшчәнлеген яктыртуда катнашкан журналистлар белән очрашты.
-
Сургутта татар активлары “Россия – минем тарихым. Югра” тарихи паркында барган күргәзмә залында булды
Сургутта татар активлары ял көннәрен күңелле һәм бик файдалы итеп уздыра. Әллә озак яллар ялкыткан, юк, бер – берләрен сагынышканнар алар. Һәркайсы үз өстендәге җаваплылыкны тоеп, үз командасы белән бер – берсен күрергә ашыкты бүген.
-
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе офисында булды
19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә булачак.
-
Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган
Дәресләргә йөрүчеләр татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнә.
-
Казахстан Республикасында I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак
10 сентябрьда Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Бүген бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килде. Ул Сабантуй булачак урын белән танышты.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар «Заман» җырын берничә телгә тәрҗемә итеп укыган
«Түбәтәй һәм калфак кию аша үзебезнең татарлыгыбызны тану, онытмау, киләчәк буыннарга да тапшыру – төп максатыбыз», - диде Булат Шәйми.
-
Димитровградта Тукай исемендәге мәктәп укучылары турында: Милләтнең киләчәге
Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә халкыбызның киләчәге тәрбияләнә. Милли мәгариф учагында 11 сыйныфны тәмамлаучыларга урта гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.
-
Санкт-Петербургта Татар скверы ачарга җыеналар
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Нева буендагы шәһәрдә Татар скверын төзү буенча инициатив төркем белән очрашты.
-
Журналист Финзия Газизова: Австралиядәге татарлар Тукай телендә сөйләшә
«Австралиядә татарлар күп. Мин күченгәндә 500-600 татар бар дип әйтәләр иде, ул сан меңгә кадәр арткан дип уйлыйм», - диде ул.
-
Төмән татарлары Индрәйдә Авыл көнен бәйрәм итте
Төмән районы, Индрәй авылында Авыл көне, гадәттәгечә, бик күңелле һәм зур әзерлек белән үтте.
-
Төмәндә балалар лагерендә «Татар милли киемнәре» фестивале оештырганнар
Төмән шәһәренең Яңавыл микрорайонында урнашкан «Этнос» гуманитар белем бирү үзәге каршында эшләүче җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм файдалы уза.