Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Меценат Габделбәр Әлимов: Татарча аралашмагач, татар теле үзеннән-үзе юкка чыга

«Санкт-Петербургта татарлар саны кимемәде, артты гына, чөнки күченеп килүчеләр күп. Алар татар телен яхшы белә. Аерым яшәгән яшь гаиләләр милли мәдәниятебездән читләшә», - диде активист.

Ленинград өлкәсе Красное Село шәһәрендә яшәүче меценат Габделбәр Әлимов фикеренчә, татарча аралашу булмагач, татар теле үзеннән-үзе көндәлек тормышта юкка чыга бара.

«Санкт-Петербургта татарлар саны кимемәде, артты гына. Чөнки күченеп килүчеләр күп. Татарстан, Башкортстаннан киләләр. Үземнең гаилә мисалында гына да әйтә алам: гаилә әгъзаларымның яртысы татар телен белми. Русча гына аралашалар, «исәнмесез» кебек гади сүзләрне генә әйтә алалар. Балаларым татарча аңласа да, сөйләшми. Аралашу булмагач, татар теле үзеннән-үзе юкка чыга», - диде ул Милли-мәдәни үзәктә Татарстан журналистлары белән очрашуда.

 

 

Аның әйтүенчә, балачактан Санкт-Петербургта туып үскән җирле татарлар татарча белми. «Төбәкләрдән, авыллардан күченеп килүчеләр генә татарча сөйләшә. Әти-әниләребез туган телдә аралашырга, татарлыкны онытмаска тырыша. Аерым яшәгән яшь гаиләләр милли мәдәниятебездән читләшә. Алар эш белән мәшгуль, яшьтәшләре белән аралашырга вакытлары калмый», - диде ул.

«Татарстаннан артистлар килә, татарча концертлар куйган вакытта телне аңлавы кыенлашты. Татар телен аңласам да, рус телендә сөйләшәм. Татарча аралашып үсмәгәнгә шулай ул. Авазларны, сүзнең кушымчаларын дөрес әйтмим. Үземне рус телле татар, дип әйтәм», - диде меценат.

 

 

Габделбәр Әлимов очрашуда үзенең Татар милли-мәдәни үзәген ачып җибәрүе турында сөйләде. «Үзәк 2016 елда ачылды. Үзәкне Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете филиалы буларак та атап була. Татарлар күпләп йөрсен дип төзеткән идек, ләкин татарлар түгел, башка милләттәге мөселман халкы күбрәк йөри булып чыкты. Гает, Корбан бәйрәмнәрендә өч меңгә якын кеше җыела. Бинага сыймаган кеше ишегалдында намаз кыла», - ди ул.

 

 

Милли-мәдәни үзәктә имам һ.б. хезмәткәрләр бар. Йорт мәчет һәм мәдәни чаралар үткәрү функциясен үти. Өч катлы бинада музей, күргәзмә залы, намаз уку һәм ислам дине нигезләрен өйрәнү бүлмәсе, ашханә, кунак бүлмәсе һ.б. урын алган. «Красное Село районы администрациясе белән хезмәттәшлек итәбез. Мөгаллимнәр егетләр, кызлар белән аерым бүлмәдә шөгыльләнә. Алар Коръән укырга, гарәпчә укырга-язарга, Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәр тарихын өйрәнә. Дәресләр нигездә шимбә-якшәмбе оештырыла», - диде ул.

 

 

Милли-мәдәни үзәктә «Нур» татар ансамбле дә оештырылган, татар кичәләрендә алар халык җырларын башкара. «Ансамбльдә җырлыйбыз, биибез, күңел дә ачабыз. Санкт-Петербургта 30 ел яшим, Әлимов йорты ачылгач, соңгы алты елда татарлар белән якыннан таныштым. Үзәк ашханәсендә 50 ел бергә торган хатыным белән алтын туебызны бәйрәм иттек. Шөкер, җыелырга урын бар», - диде «Нур» ансамбле солисты Мансур Габбазов.

Тумышы белән Башкортстанның Ишембәй районыннан Рәхимә Фәхри 36 ел Ноябрьск шәһәрендә яши. Пенсиягә чыккач, балалары янына – Санкт-Петербургка күченеп кайткан. «Красное Селода татарлар үзәге барлыгын белеп алгач, күченергә булдым. «Нур» ансамблендә җырлыйм, шигырьләр иҗат итәм», - дип, ул «Бишек җыры» дигән шигырен сөйләде.

 

 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Габделбәр Әлимов йорты музеена «Татар дөньясы» китабын, чәкчәк, Габдулла Тукай энциклопедиясен һ.б. бүләк итте. Очрашуда аның җитәкчелегендә Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев