Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында татар авылларын өйрәнүчеләр очрашты

Түбән Новгород өлкәсенең татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче крайны өйрәнүчеләр клубын 2022 елның декабреннән башлап Зур Рбишча мәктәбенең югары категорияле тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкли.

Әлфия ханым “Туган як”ны укучыларга яхшы таныш дип беләм – газета битләрендә ул эшкәрткән, аннары китап булып бастырылган “Хәмзә ба­бай истәлекләре”, бүтән тарихи материаллар, авылның күренекле кешеләренә багышлан­ган “Рбишчаның якты йолдызлары” рубрика­сы астында байтак язмалар бастырыла килә. Шушы эшчәнлеге өчен 2020 ел нәтиҗәләре бу­енча “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган Кави Нәҗми исемендәге публицистик премия нәкъ аңа тапшырылган, ә актив җәмәгать эше алып барганы өчен шулай ук редакция гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы-2016” исеменә лаек булган иде.

Әлфия ханым нәрсәгә тотын­са да, җиренә җиткереп эшли, ә инде тарихка, крайны өйрәнүгә килгәндә, ул үз эшенең фанаты. Шуңа да бу яңа иҗтимагый ва­зифасына да, ничек әйтмешли, кыстырынып-сызганып кереште һәм үткән атнада, 22 март көнне, Мәдәнәнең “Рәшидә” мәчете бинасында урнашкан крайны өйрәнү музее базасында өлкә татар крайны өйрәнүчеләрнең I конференциясен уздырды.

Өлкә татар автономия­се белән берлектә уздыр­ган конференциядә музей хезмәткәрләре, тарих укытучыла­ры, һәм, гомумән, тарихка, край­ны өйрәнүгә мөкиббән киткәннәр – барлыгы ике дистәдән артык кеше катнашты (фотода).

 

Әлфия Хайдәровна конфе­ренцияне ачып, барысын да җылы сәламләде. Ул шушы Мәдәнәдәге экспонатларга ис­киткеч бай музейны булдырган, аларны берәмтекләп бөтен өлкә татар авыллары буенча җыеп йөргән сафаҗайлы мәрхүм Фәрит ага Беляевны җылы искә алды һәм сәламләү өчен сүзне өлкә татарларының милли- мәдәни автономия җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиевка бир­де. Мирзәхләм Гаярович кыска­ча автономия эшчәнлегенә тук­талып, 8 июльдә өлкә үзәгендә узачак I Идел буе сабан туен югары дәрәҗәдә уздыруга ба­сым ясады. Шулай ук ул крайны өйрәнүчеләр клубында һәр та­тар авылыннан бер генә булса да вәкил булырга тиеш дигән тәкъдим белән чыкты.

Кызыл Октябрь округы исеменнән катнашучыларны администрация хезмәткәре Ра­мил Сафин, мәгариф комите­ты җитәкчесе Рауф Ваһапов сәламләделәр. “Крайны өйрәнү район мәктәпләрендә системага салынган һәм без сезнең барлык башлангычларыгызны күтәреп алырга әзер”, – диде Рауф Нади­рович, бу чараның мөһимлеген билгеләп.

Конференция программасы буен­ча чыгышлар башланганчы, пашатлы Сәрия ханым Аймалетдинованың күптән түгел басылып чыккан “Тормышка ашкан хыял” китабының презентациясе булды. Сәрия ханым китап язу тарихы, анда­гы геройларның кемнәр булуы турында сөйләде, аларның фотолары белән та­ныштырды. Бу турыда без язып чыккан идек инде (“Т.Я.”, №9, 03.03.2023), ки­тапка кергән хикәяләре, повесте, кайбер шигырьләре дә “Туган як”та бастырылды.

Аннары Әлфия ханым крайны өйрәнүчеләр клубы эшчәнлегенең проб- лемалары, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Пленар утырышта чыгышларны Сер­гач округы Грибан авылы имамы Ринат хәзрәт Хамзин башлап җибәрде.

Шулай ук Яндавишча мәктәбенең тарих укытучысы Нәфисә Мусина, Чүмбәлидә туып-үскән, Уразавылда яшәүче укыту­чы Рушания Каюмова, Пильна округы Сафаҗай мәктәбенең тарих укытучысы Елена Атауллина, Рамил Сафин чыгыш ясадылар. Конференциянең төп темасы авылларның топонимикасына багышлан­ булганлыктан, барысы да шул тема­га басым ясады. Топоним – ул географик объектның исемен аңлата торган сүз. Мәсәлән, һәр авылда урамнарның, елга- күлләрнең, болын-кырларның, урман- калкулыкларның электән килгән исемнәре бар һәм чыгыш ясаучылар шул урыннар, ул исемнәрнең ничек барлыкка килүе ту­рында сөйләде.

Топонимнар төрле төркемнәргә бүленә икән, мәсәлән, годонимнар – урам, лим­понимнар – күлләр, геонимнар – юллар исемнәрен аңлата һ.б., алар бик күп.

Сергачтагы “Татар радиосы-91,4” сту­диясе директоры Фәрит Аймалетдинов үзенең чыгышында хезмәттәшлеккә ча­кырды, радиода туган як тарихына багыш­ланган аерым блок булдырылуы турында белдерде һәм анда чыгыш ясауны систе­малы рәвештә эшләргә тәкъдим итте.

 

 

 

Бүтән кайбер катнашучылар да – зуррбишчалы Харис хәзрәт Исмаилов, се­мочкилы Әббәс Назеров, сафаҗайлы Әлфия Аймалетдинова, уразавыллы Хөсәен Аймалетдинов та туган якның, үз авылларының тарихына кагылышлы кай­бер фикерләре белән уртаклаштылар.

Тарих, крайны өйрәнү эшенә кемне дә мәҗбүриләп булмый, зур теләк, кы­зыксыну булганда гына бу мөһим эш белән шөгыльләнеп була һәм бу көнне Мәдәнә музеенда шушы өлкәдәге фа­натлар җыелган иде. Шулай ук бу катлау­лы, күп көч һәм вакыт таләп иткән эштә якыннарыңның ярдәме, бер фикердә булуы да мөһим. Мәсәлән, Әлфия Хайдәровнаның тормыш иптәше Наил аның беренче ярдәмчесе, бу көнне дә кай­бер кызыклы фикерләре белән уртаклаш­ты. Елена Атауллинаның тормыш иптәше Рафаил да акрын гына чал тарихка кереп бара, зур дикъкать һәм кызыксыну белән тыңлап утырды.

Тулаем алганда, бик кызыклы һәм фай­далы утырыш булды, чәй табыны ар­тында дә әңгәмә дәвам итте. Шул арада Мирзәхләм Гаярович Әлфия ханыма ав­тономия исеменнән истәлекле бүләк тап­шырды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, конференцияне елга бер тапкыр Мәдәнә музее базасын­да уздырырга, ә ел әйләнәсендә бүтән җирлекләрдә төрле темаларга багышлан­ган сессияләрдә очрашырга дип килеш­те краеведлар. Шулай ук барлык татар авылларының топонимикасын туплаган китап чыгарырга, “Беляев укулары” оеш­тырырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә хуп- лау тапты һәм алар тормышка ашырылыр дип ышанып калабыз.

 

Наилә ЖИҺАНШИНА

“Туган як” газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев