Сак булыйк. Быел юл һәлакәтләрендә 8 баланың гомере өзелгән
Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычында быелның 17-23 май көннәрендә VI нчы Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Балигъ булмаган балалар катнашында быел республикада 155 юл-транспорт һәлакәте булган, кызганыч, 8 баланың гомере өзелгән.
- Глобаль атналыкның монысында транспорт чараларында тизлек режимын саклау өндәмәсе куелды. Тизлек - юл хәрәкәтендәге бик мөһим мәсьәлә. Татарстанда быелның 4 аенда гына да тизлек режимын бозуның 1 миллион 600 мең очрагы теркәлде. Тизлекне арттыру сәбәбендә 385 авария килеп чыкты, - дип шомлы саннар әйтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Балигъ булмаган балалар катнашында быел республикада 155 юл-транспорт һәлакәте булган, кызганыч, 8 баланың гомере өзелгән.
- Җәйге каникулда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре кискен артып китүчән. Кинәт юлга йөгереп чыккан балалар 23 авария тудырды, 1 бала тапталып үлде. Ата-аналар балаларына игътибарлы булсыннар, транспорт чараларын идарә итүчеләр торак пунктларда тизлекне киметсеннәр иде, - диде Ленар Габдрахманов.
- Мәктәпләрдә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур әһәмият бирелә. Укытучылар “Иминлек минуты” вакытында балаларга юл кагыйдәләрен кабат искәртә. Республикада 18 мең укучы “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары” (ЮИД) хәрәкәтендә катнаша, - дип чыгышларны дәвам итте Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ЮИД хәрәкәтендә катнашучылар санын тагын да арттыру теләген әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы 3 югары уку йорты үзләренә укырга керергә җыенган ЮИД активистларына имтиханнарда 3 балл өсти икән.
- Юл-транспорт һәлакәтләре темасына ЮХИДИ ярдәмендә “День тебя поменявший” дигән фильм төшердек. Ул һәр кеше өчен гыйбрәтле һәм сабак ала торган фильм, - диде “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гималтдинов.
“День тебя поменявший” фильмын 19 майда “Россия 24” каналында 8.00; 17.30 һәм 21.00 сәгатьләрдә, киләсе якшәмбедә “Россия 1” каналында 8.00 сәгатьтә карап була.
Дамир Бәдриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев