Сак булыйк. Быел юл һәлакәтләрендә 8 баланың гомере өзелгән
Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычында быелның 17-23 май көннәрендә VI нчы Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Балигъ булмаган балалар катнашында быел республикада 155 юл-транспорт һәлакәте булган, кызганыч, 8 баланың гомере өзелгән.