Очкыч фронтка барып җитмәгән

Сынаудан соң, Б-7 бомбардировщигы фронтка озатылырга тиеш була.
Әмма Казан заводында җитештерелгән очкыч 1941 елның 13 ноябрендә Чуашия Республикасының Канаш станциясе тирәсендә фаҗигагә юлыга. Дизель ягулыгы белән эшләгән яңа М-40Ф двигателендә янгын чыккач, очкыч җиргә мәтәлә. Шул вакытта, авиация тарихчысы Илдар Вәлиев архив документлары белән раслаганча, экипаж командиры, заводның очу-сынау станциясе башлыгы Людвиг Немет, өлкән авиамеханик, хәрби техник Иван Шевченко, бортмеханик Салих Шәрипов, Үзәк авиация моторы төзелеше институты вәкиле Александр Лапко һәлак була. Алар Казан авиация заводы җитәкчелеге тарафыннан Арча зиратында җирләнә. Әмма еллар узу белән Л.Неметның (1897-1941) гранит кабер ташы гына сакланып кала. Башкаларның исем-фамилияләре, туган-үлгән көннәре язылган такталары череп юкка чыга.
Бәхеткә, Александр Лапконың Мәскәүдәге, бабасының исем-фамилиясен йөрткән оныгы туганының каберен эзләтә башлый. Дүрт сынаучының янәшәдә җирләнүен дәлилләп, Казан эзтабарларына фоторәсем тәкъдим итә. Нәтиҗәдә Арча зиратында дүрт сынаучының уртак кабере табыла. Татарстанның “Ватан” берләшмәсе, Казанның ритуал хезмәт күрсәтү, “Россиянең эзтабарлык хәрәкәте” оешмалары вәкилләре тарафыннан хәтердән җуела язган Иван Шевченко, Салих Шәрипов, Александр Лапкога да граниттан каберташ ясатыла.
Күп хәрбиләр, эзтабарлар катнашкан Хәтер яңарту вакыйгасын Татарстан Мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин, Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауның бер чарасы буларак тәкъдим итте. Курсантлар тарафыннан салют бирелде. Музыкантлар хәрби марш уйнады. Ә каберташ янына хәмер салынган өч стакан белән икмәк телеме куелды. Мөселманга ят шушы йола, нигәдер, 1913 елгы Салих Фатыйх улы Шәриповны да читләтеп үтмәде. Теләгәндә, мулла чакырып, аның рухына дога укырга да мөмкин иде бит. Мондый яд итүләр үткәргәндә, мөселманнарга хас тәртип тә истән чыгарылмасын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 06:10Вахит Имамов: Сталин мирасы1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән27704
-
28 февраль 2021 - 06:00Пар аккошлар кебек... Зәйтүнә Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган.2000
-
27 февраль 2021 - 06:30ТӘҮГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТЕНӘ 2230 ЕЛ Паркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы!7101
-
27 февраль 2021 - 06:00Айга кырын карама (27 февраль- 5 март) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!3600
-
26 февраль 2021 - 13:17Йорт кемнеке? Без дүрт туган үстек. Ике кыз, ике малай. Әтиебезне җирләгәндә иң кечкенә энебезгә – 4, миңа – олы кызга 15 яшь иде. Мәктәпне тәмамлап, авылда калдым. Клуб мөдире дә булып эшләргә туры килде, китапханәче дә... Кияүгә чыкканчы бөтен хезмәт хакымны әнигә биреп бардым. Шул акчага өйгә кухня кушып эшләттек, капка-койманы алыштырдык.11600
-
26 февраль 2021 - 12:33Туган телнең мөһимлеге нидә? Татарстанда Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык тәмамланып килә. Дөрес, быел республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы игълан ителгәнлектән, ана теленә, төрле милләт вәкилләренә багышланган проектлар күп булачак анысы. Мәдәни юнәлештә генә дә шундый 148 чара уздырырга планлаштырыла. Мәгариф өлкәсе дә читтә калмаячак.6600
-
26 февраль 2021 - 09:24Студентларны чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләр Моның өчен берничә уку йорты тулай тораклары арасында махсус бәйге игълан итеп, җиңүчегә коворкинг вәгъдә итәләр. Бәйгене “Мега” һәм “Леруа Мерлен” сәүдә үзәкләре Экология министрлыгы белән берлектә оештыра.5600
-
26 февраль 2021 - 09:03Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының илкүләм рейтингында кабат беренче булды Мәскәү мэры Сергей Собянин – икенче, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев өченче урында.8001
-
26 февраль 2021 - 08:52Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта аеруча актив районнарны атадылар Айлык дәвамында Татарстанда 360 чара үткәрелгән.8600
-
26 февраль 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 7 (2021) Йөрәкләрнең безнең ни уйлавын Әйтеп бирә гармун телләре...5000
-
25 февраль 2021 - 15:43Буран эчләрендә буран Кышны бик яратам мин. Ябалак-ябалак яуган ап-ак карларын яратам... Әйтерсең лә бар җиһан акка төренгән... Безнең илаһи җаннарыбызны да пакьлек урап алган... Күңелдә рәхәт бер тойгы – аклык... Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Дуылдаган бураннары да үзенчә шомлы...10901
-
25 февраль 2021 - 15:37Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте! Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.8300
-
25 февраль 2021 - 12:40Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тантанада катнашкан.7601
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.31000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика