Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Үзәк яңалыклар

Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган белгечлекләрне атадылар

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Россиядә эш эзләүче гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә ярдәм итүче «Кадрлар» илкүләм проекты старт алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән югары хезмәт хакы түләнә торган 5 белгеч исемлегенә машинистлар, пилотлар, инженер-конструкторлар кергән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, рейтингның иң югары урынында пилотлар: хәзерге вакытта республика учреждениеләренә 60 белгеч кирәк, аларга тәкъдим итәргә әзер булган уртача хезмәт хакы — 210 мең сум. Хезмәт хакы буенча икенче урында — механик асфальт җәю техникасы машинистлары: аларга айлык уртача керем 147,9 мең сум вәгъдә итәләр, хәзерге вакытта 100 вакансия ачык. Лидерлар өчлеген автовышка һәм автогидроподъемник машинистлары йомгаклый: аларга уртача 125,3 мең сум түләргә әзерләр, җитешмәгән кадрларны эзләү турында 150 белдерү урнаштырылган.

Дүртенче урында фрезерлаучылар: аларның уртача хезмәт хакы 105,8 мең сум, 428 вакансия ачык. Бишенче урында инженер-конструкторлар: аларның хезмәт хакы уртача 103,4 мең сум тәшкил итә, эш бирүчеләр 169 эш эзләүчедән җавап көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Россиядә эш эзләүче гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә ярдәм итүче «Кадрлар» илкүләм проекты старт алды. Әйтик, гражданнар өчен яңадан укыту оештырылган, ә эш бирүчеләр өчен инвалид хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру һәм алар өчен эш урыннарын җиһазлау өчен субсидияләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев