Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»ларның яңа клибында популяр татар җырчылары катнашты

Яшь артистлар «Эх, тала-тала» җырын башкарды.

«СалаваTik»лар төркеменең «Эх, тала-тала» дип аталган яңа җыры Youtube каналда чыкты. Әлеге клипта «Казан егетләренең» беренче составтагы җырчылары катнашты. Сюжет буенча клип геройлары Мексикада. Кактуслар янәшәсендә, сомбреро кигән биюче «борыч» һәм популяр җырчылар Артур Минһаҗев, Вәли Фазлыәхмәтов һәм Марат Галимов белән бергә җырлап бииләр.

«Яшьлегемә кайттым! Бик күңелле булды!» – дип хисләре белән уртаклашты Марат Галимов. Танылган артист Вәли Фазлыәхмәтов исә: «Бу проектны күптән күзәтеп барам һәм эшегезне, алган юнәлешегезне бик мөһим дип саныйм. Татар телен саклау мәсьәләсе бик актуаль. «СалаваTik»тагы балаларның татарча сөйләшүләре шатландыра, җырларны яратып башкарулары күренеп тора. Аларга карап, яшьтәшләре дә үрнәк ала бит», – дип үз теләкләрен ирештерде.

Проектның рәссамы Әлфия Йосыпова.

Яшь артистлар шәһәр, республика күләмендәге чараларда еш катнаша. 19 майда Татарстан матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» бинасы каршында булачак бәйрәм чарасында, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексындагы зур бәйрәмдә чыгыш ясарга әзерләнә.

«СалаваTik»лардан фанатларына тагын бер күчтәнәч - «СалаваTik»лы туган көн» бәйгесе. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади: сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылырга, язылу квитанциясенең күчермәсен редакцияның электрон почтасына (salavatkupere@mail.ru) яки Казан шәһәре Декабристлар урамы, 2 йорт («Татмедиа» АҖ, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресына җибәрергә кирәк булачак. 3 июль 13:00 очраклы саннар ярдәмендә Вконтакте челтәрендә туры эфирда җиңүчене билгелиячәкләр. «Җиңүчене туган көнендә «СалаваTik»лар үзләре килеп котлый. Ә һәр катнашучы дипломга ия була. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев