Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан«СалаваTik»ларның яңа видеолары чыкты

«Карак песи» шигырендә автор кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын кисәтә.

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Карак песи» җырына яңа видеолары чыкты. Җырның  сүзләрен шагыйрь Муса Җәлил,  көен  күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Фәйзи язган.

«Салават күпере»  һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина эйтүенчә,проект кысаларында алар классик шагыйрьләребезнең иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итмиләр. “Максатыбыз – үсеп килүче буынны татар классиклары иҗаты белән җыр аша таныштыру. Шагыйрьнең  балалар өчен язылган шигьри юллары нигезендә  әдәплелек ята. Һәрбер әсәр ниндидер дәрес бирә”, - ди ул.  Әйтик, «Сәгать» җырында автор вакытның кадерен белергә өйрәтсә, «Карак песи» шигырендә кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын кисәтә.

Шагыйрьнең туган көненә әзерләнгән «Сәгать» җыры клибы Интернетта 17 мең карау җыйды. “Яңа җырыбызны да балалар җиңел кабул итәрләр дип ышанам. Әле Муса Җәлилнең башка шигырьләрен дә нәни дусларыбызга ирештерәсебез килә», – ышанычын белдерде Зилә Фәйзуллина.

1июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе ел саен нәни дусларыбызга күчтәнәч – «СалаваTik»лар катнашында зур бәйрәм оештыра.  «Балачак бәйрәме» быел «Туган авылым» комплексында  10.00 сәгатьтән кичке 21.00 гә кадәр узачак.

Программада: балалар товарлары ярминкәсе (10:00-21:00); уеннар, викториналар, конкурслар, партнерлардан мастер-класслар (15:00-18:00); «СалаваTik» төркеменнән зур бәйрәм концерты («Балачак» вокаль фестиваль-конкурсының финалистлары катнашында) (17:00-19:00).

«Шулай ук, зур бәйрәмгә тагын бер күчтәнәч әзерләдек. «СалаваTik» бренды белән эшләнгән товарлар: төсле кәгазь, мәктәп көндәлеге, рәсем ясау өчен альбом һәм нота дәфтәрен чыгардык. Аларны шулай ук 1 июнь көнне тәкъдим итәчәкбез», – ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев