Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Үзәк яңалыклар

350дән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында укырга теләк белдергән

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Проект төрле категория гражданнарына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне максат итеп куя. Укуны 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, инвалидлар, 3 һәм 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар, укуларын тәмамлаучылар һәм укудан соң эш таба алмаган 35 яшькә кадәрге яшьләр һ. б. уза ала.

Укуны 2025 елда гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру өчен хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлегенә туры килә торган белем бирү программалары буенча узарга мөмкин. Исемлеккә 360 һөнәр кертелгән. Дүрт оешма федераль оператор булып тора, шул исәптән агымдагы елда кушылган Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты.

«Россиядә эш» порталында хәзерге вакытта 60 белем бирү программасы урнаштырылган.
«Шул ук вакытта без яңа программалар ачылуның яхшы динамикасын күрәбез. Әйтик, узган атнада аларның саны 15 кә артты, һәм, минем уйлавымча, әлеге темп атна саен артачак. Программалар саны 300 гә җитәр дип көтәбез», — дип билгеләп үтә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Бүген үк ачык булган белем бирү юнәлешләре арасында түбәндәгеләрне атап була: 1С-программист, веб-дизайнер, йөк төягеч йөртүче, станок һәм слесарь эшләре контролеры, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, киң профильле станокчы, фрезерлаучы һәм башка бик күп һөнәрләр.
Бүгенге көндә 377 татарстанлы укуга гариза җибәргән инде, шуларның 92 дәресләргә керешкән, тагын 69 белән килешү төзелгән, 131 гариза мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хупланган. 2025 елда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында барлыгы 5 089 кешене укыту планлаштырыла.

Укуны оештыру механизмы түбәндәгене күздә тота: кеше гариза бирә, аннан соң мәшгульлек үзәге һөнәри юнәлешне гамәлгә ашыра, аның кысаларында гражданның түләүсез яңадан укыту мөмкинлегеннән файдалана ала торган билгеле бер категориягә каравын, шулай ук белдерелгән һөнәрне үзләштерү өчен кирәкле база һөнәри белеменең булуын тикшерә.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, укытуны оештыру барыннан да элек мәшгульлекне тәэмин итүгә һәм кадрларга ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев